Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ике авыл арасында – юл һәлакәте

Кичә Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авыллары арасында юл һәлакәте булды, зыян күрүчеләр дә бар. ВАЗ-2104 машинасы Әгерҗе ягына таба бара торган була. 1983 елгы Удмуртия шоферы, куркыныч борылышта тиешле тизлекне сайлый алмыйча, каршы як полосага чыга һәм ВАЗ-2110 машинасына килеп бәрелә. Әлеге машинада ике әгерҗеле Казанга командировкага юл тоткан була. Юл...

Кичә Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авыллары арасында юл һәлакәте булды, зыян күрүчеләр дә бар.
ВАЗ-2104 машинасы Әгерҗе ягына таба бара торган була. 1983 елгы Удмуртия шоферы, куркыныч борылышта тиешле тизлекне сайлый алмыйча, каршы як полосага чыга һәм ВАЗ-2110 машинасына килеп бәрелә. Әлеге машинада ике әгерҗеле Казанга командировкага юл тоткан була. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә биш зыян күрүче авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.
Гаепле шофер турында "алкогольле эчемлек кулланган килеш рульгә утырган" дигән фараз бар. Соңгы нәтиҗәне химик-токсикологик тикшерү күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев