Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ике-өч елда Әгерҗе районында барлык авыллар юллы булачак

Барыбызның да күз алдында, соңгы елларда республикабызда юллар төзелешенә зур игътибар бирелә. Күпләрегезнең "Татарстан чикләрен узу белән юлсызлыкны шунда ук сизә башлыйсың. Татарстан юллар төзү буенча күп төбәкләр өчен үрнәк", дигән сүзләрне ишеткәне бардыр. Моның шулай икәнлеген үзебезнең район юлларына чыккач та күрәбез. 2016 елда Әгерҗе районы юлларында тагын нинди...

Барыбызның да күз алдында, соңгы елларда республикабызда юллар төзелешенә зур игътибар бирелә. Күпләрегезнең "Татарстан чикләрен узу белән юлсызлыкны шунда ук сизә башлыйсың. Татарстан юллар төзү буенча күп төбәкләр өчен үрнәк", дигән сүзләрне ишеткәне бардыр. Моның шулай икәнлеген үзебезнең район юлларына чыккач та күрәбез. 2016 елда Әгерҗе районы юлларында тагын нинди зур эшләр көтелә? Бу турыда безгә район башлыгы урынбасары Ришат НУРИСЛАМОВ сөйләде.
- Районыбыздагы аксакаллар, бигрәк тә ветеран шоферлар белән сөйләшкәндә еш кына "район юлларында батып, төн кунган чаклар бар иде. Красный бордан Әгерҗегә ике көн бара идек. Хәзер юлларда йөрү - үзе бер рәхәтлек бит ул", дигән сүзләрне еш ишетәбез. Әйе, дөрес сүзгә җавап юк. Гадәттә, юл төзү-төзекләндерү сезоны машина йөртүчеләрнең үзәгенә үтә торган юллардагы чокырларны ремонтлаудан башланып китә. Бу эшне быел да "Брус" җәмгыяте башкарачак.
Кем ничектер, ә мин авылларга чыккан саен районыбыздагы юлларның торышына сөенеп туялмыйм. Һәр авылга диярлек яхшы юллар илтә. "Әлегә юлы булмаган авылларыбыз да соңгы 2-3 елда юллы булачак", диләр республикабыз җитәкчеләре. Быел менә Ямурза-Салагыш юлын төзү өчен 5 миллион сум акча бирделәр. Иске Эсләк халкын да сөендерәсем килә. Иске Эсләк-Черново аралыгында юл төзеләчәк. Моның өчен республика казнасыннан 30 миллион сум бүленде. Моннан тыш, район юлларын ремонтлау өчен "Брус" җәмгыятенә 10 миллион сум бирелде.
Соңгы елларда республикабыз җитәкчелеге авыл урамнарын төзекләндерүне дә игътибар үзәгенә алды. Быел бу максатлар өчен Әгерҗе районына 20 миллион сум акча биреләчәк.
Кайсы авыл урамнарына мондый бәхет елмаячак соң?
Кадрәктә Заречная, Азевода Совет, Ямурзада Речная, Иж-Бубыйда Үзәк һәм Кам.Ключ урамнарына вак таш-ком катнашмасы түшәләчәк. Авылларда үзара салым акчасына да аеруча начар хәлдәге урамнарны төзекләндерү эшләре каралган.
Шәһәребездә дә юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Соңгы вакытта тимер юл вокзалына илтә торган юлның начарлыгы турында халыктан зар-моң сүзләрен еш ишетергә туры килә. Быелгы җәйдә янгын сүндерү часте яныннан башлап Азин, Киров һәм Вокзальная урамнары буйлап вокзалга илтә торган юлга асфальт түшәләчәк. Комсомольская урамындагы 9нчы йорт тирәсендәге һәм Энергетиклар урамында газ хезмәтеннән электр челтәренә кадәр юлны төзекләндерү планлаштырыла.
Юллар төзекләндерү һәм төзү буенча быелгы сезонда менә шушы эшләр көтелә. Ә безгә миллионлаган сумнарга төзелгән юлларыбызны күз карасы кебек саклап, тип-тигез юлларда исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын.
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев