Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ике кодагый Әгерҗедә фатирда дус-тату гомер кичерәләр

Әгерҗедә гомер кичерүче Рәфыйка апа МӨХӘММӘТҖАНОВА 90 яшьлек олуг юбилеенда Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасына һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләкләренә лаек булды. - Тормышыбыз да җиткән, җылы, якты, зур фатирда кодагыем Илгизә белән бер-беребезгә иптәш булып яшибез. Рәхәт тормышны картлыгыбызга калдырган икән Ходай, - диде ул. - Сезнең...

Әгерҗедә гомер кичерүче Рәфыйка апа МӨХӘММӘТҖАНОВА 90 яшьлек олуг юбилеенда Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасына һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләкләренә лаек булды.

- Тормышыбыз да җиткән, җылы, якты, зур фатирда кодагыем Илгизә белән бер-беребезгә иптәш булып яшибез. Рәхәт тормышны картлыгыбызга калдырган икән Ходай, - диде ул.

- Сезнең буынга тормышның ачысын да, төчесен дә татырга килсә дә Сез сынмагансыз, сыгылмагансыз, шушы якты, матур тормыш өчен көрәшкәнсез, - диде район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова.

...Иж-Бубый кызы Рәфыйка, җиде балалы гаиләдә үсеп, бик яшьли тормыш арбасына җигелгән. Мәктәпне тәмамлау белән Әгерҗегә чыгып китә һәм язмышын әлеге шәһәр белән бәйли.

- КПСС райкомында пропаганда бүлегендә эшләгәндә авылларга җәяү йөри торган идек. Ачы буран дип тә тормадык, өстән яңгыр койганда да чыгып китә идек. Җәяү йөрүнең сәламәтлеккә нык файдасы булгандыр инде, шулай булмаса 90га җитә алмас идем, - ди Рәфыйка апа.

Хезмәт елларының күп өлешен район хастаханәсендә кассир булып эшләүгә багышлый ул. 60 яше тулгач кына лаеклы ялга китә.

- Анысында да җибәрергә теләмәгәннәр иде. Ял алып Сочига киттем дә башка эшкә чыкмадым инде, - ди Рәфыйка апа.

Сугыш ветераны булган ире Шәймөхәммәт белән бик матур гомер кичерәләр. Бердәнбер кызлары Розалия дә пар канатлы гаиләдә иркәләнеп үсә. Шәймөхәмәт абый милициядә эшли. Ленин урамындагы коммуналь йортта җәмәгате белән бергә бәхетле яшәгән елларын сагынып яши бүген Рәфыйка апа.

- Шәймәтем мине бик хөрмәт итте. Кадерле, иркә хатын булып яшәдем мин. Кызыбыз өчен дә "үлеп" торды, - ди ул.

Моннан 12 ел элек ире вафат булгач, Ижауга кызы янына да китеп карый Рәфыйка апа. Әмма анда ияләшә алмый.

- Илгизәм янына кайтам дидем. Ленин урамында аның белән гомер буе күрше булып яшәдек. Аннан оныгым Гөлнара белән аның улы Марсель кавышкач кодагыйлар булып куйдык. Кызым белән көн саен телефоннан сөйләшеп торсак та, ялгызым гына яши алмыйм хәзер. Ә менә Илгизәм - минем иң олы терәгем. Ул да инде 76 яшен куып килә, - ди Рәфыйка апа.

Ә икәү булгач барыбер җиңел аларга. Кара-каршы утырып сөйләшү, гөрләшеп чәй эчүләре генә дә ни тора! Илгизә апа кибетләргә чыкканда танышларыннан сәламнәр дә алып кайта Рәфыйка апага.

- Урамнарга чыгып йөрү авыр булса да, барыбер Ленин урамындагы йортыбызга кайтыр идем. Мичкә утын белән ягасы булса да зарланмас идем. Сагынам өемне. Анда минем иң күңелле, бәхетле чакларым узды, - ди Рәфыйка апа.

Аннан ил-көнгә тынычлык, якыннарына озын гомер, сәламәтлек теләп дога кылды ул.

- Әле ярый, алар бар. Илгизә кодагыема бик рәхмәтле мин. Аның һәрчак янәшәмдә булуына сөенеп яшим, - диде ул.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев