Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ике йөз тәңкә жәлмени

Шәһәребездә быел 22 мартта беренче тапкыр үткәрелгән үзара салым буенча референдум нәтиҗәләрен карап, уйланып утырам. Әгерҗедәге 14050 сайлаучының 7535е сайлау участокларына килгән. Шәһәребез язмышына битараф булмыйча, тавыш бирергә килгән сайлаучыларга рәхмәт. Яртысыннан артыгы тавыш биргәч, референдум узды дип санала. Әмма башка сан хафага сала... Түрәләрне сүгеп кенә булмый Граҗданлык бурычын...

Шәһәребездә быел 22 мартта беренче тапкыр үткәрелгән үзара салым буенча референдум нәтиҗәләрен карап, уйланып утырам. Әгерҗедәге 14050 сайлаучының 7535е сайлау участокларына килгән. Шәһәребез язмышына битараф булмыйча, тавыш бирергә килгән сайлаучыларга рәхмәт. Яртысыннан артыгы тавыш биргәч, референдум узды дип санала. Әмма башка сан хафага сала...
 
Түрәләрне сүгеп кенә булмый
Граҗданлык бурычын үтәп референдумда катнашкан сайлаучыларның 2992се, ягъни 39,7 проценты үзара салымга каршы тавыш биргән. Менә шушы сан уйландыра. Бу бит шәһәребезне төзекләндерү өчен шулкадәр кеше каршы дигән сүз яки әнә түрәләр тапсын акчаны дигәнне аңлата. Каршы тавыш биргәннәрнең 200 сум үзара салымны түләүләре дә шикле. Әйдәгез, гади генә арифметиканы чишеп карыйк. 200сум х2992 кеше- 598400 сум. Бу сумманы Хөкүмәт дүрткә тапкырлап, 2 миллион 393мең 600 сум биргән булыр иде. Әлеге суммага халыктан кергән 598400 сумны кушсак, 2 миллион 992 мең сум килеп чыга. Референдумга каршы тавыш биргән 2992 кеше үзара салымны да түләмәсә, шәһәребезне төзекләндерү өчен 3 миллионга якын акча кермәячәк дигән сүз. Саллы гына сумма бит, җәмәгать. Референдумда катнашуны бөтенләй кирәк санамаган 6515 сайлаучы нишләр икән, үзара салымны түләрме? Ә Әгерҗедәдә башкарасы, төзекләндерәсе эшләр бихисап. Мәсәлән, быел шәһәребездә үзара салым акчасына кеше тормышы өчен куркыныч карт агачларны кисү, зиратларны төзекләндерү, урамнарны яктырту кебек зур эшләр планлаштырыла. Тормышыбыз өчен бик тә кирәкле шушы мөһим эшләргә елга бер тапкыр 200 сум акчасын җәлләгән шәһәрдәшемне һич тә аңлый алмыйм. Шәһәр казнасы төпсез тәпән түгел. Сез үзегез дә әлеге проблемалар белән көндәлек очрашып торасыз. Аларны хәл итүләрен сорап, район хакимиятенә, Әгерҗегә ТР Дәүләт Советы депутатлары килгәндә аларга мөрәҗәгать итәсез, Татарстанның "Халык контроле" порталына, Президент Аппаратына язасыз. Кайларга гына язсагыз да, Әгерҗедәге проблемаларны хәл итү үзебезнең район һәм шәһәр җитәкчелегенә калганын үзегез дә аңлыйсыз. Әмма 6515 кешегә сайлау участогына килеп, "әйе" дип тавыш бирү бик авыр эш булып чыкты. Гел Хөкүмәттән көтеп, түрәләрне генә сүгеп, тормыш алга бармый бит. Үзең, балаларың яшәгән, оныкларыңа калачак туган төбәгеңне төзекләндерү, кайбер проблемаларын хәл итү өчен елга бер тапкыр 200 сум акчасын кызганган кешедән ни өмет итәсең?
 
Әбиләр акча тотып килделәр
 
Референдумга ниндирәк яшьтәгеләр килмәде икән дип исемлекне карап чыккан идем. Ни кызганыч, күбесе - яшьләр. Тавыш бирергә килүчеләрнең байтагы урта яшьтәгеләр һәм пенсионерлар. Шәһәр депутатлары сиксәннән узган өлкәннәрне салымнан азат итсәләр дә, аларның күбесе референдумга да килделәр, сайлау участогында ук 200 сум салымны түләргә дә җыенганнар иде. Референдумга әле бер ай кала ул "Әгерҗе хәбәрләре"ндә шәһәребездә беренче тапкыр үзара салым җыячаклары турында хәбәр басылып чыгу белән Чайковский урамында яшәүче сиксәннән узган Екатерина Ивановна "бүген үк 200 сум бирәм, килеп алып китегез әле, аякларым йөрми. Туган шәһәремне төзекләндерү өчен акча жәлмени", дип редакциягә шалтыратты. Менә шундый мәрхәмәтле өлкәннәребездән үрнәк алырга иде референдумга каршы тавыш биргән яки бөтенләй катнашмаган әгерҗелеләргә.
Әгерҗедә үзара салым җыю кампаниясе башланды. 200 сум салымны ЕРЦ кассасына, шәһәр башкарма комитетының 7нче кабинетына тапшырырга мөмкин. Эшләүче хезмәткәрләр салым акчасын коллективта җыеп, илтеп тапшыра алалар. Бездән җыелган суммага Хөкүмәтнең дүрт тапкыр арттырып өстәмә акча бирәчәген дә истә тотыгыз. Шундый мөмкинлек булганда шәһәребезне төзекләндерү өчен 200әр сумыбызны кызганмый, җәмәгать. Ә без сездән җыелган һәм Хөкүмәт биргән акчаның шәһәрдә нинди эшләргә тотылганын даими яктыртып барырбыз.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев