Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Икеле“ капчыкларын унынчыга калдырыргамы

Быел районда математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмыйча 11 сыйныфны тәмамлаган ике укучы аттестатсыз калды. 9 сыйныфны тәмамлаган тугыз укучы да төп дәүләт имтиханын бирә алмады. Бердәм дәүләт имтиханы, чын мәгънәсендә, укучыларны иләктән или. Кагыйдә бозулар булмасын өчен кабул итү пунктларында онлайн күзәтү системалары эшли, укучылар металл детектор аша тикшерелә,...

Быел районда математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмыйча 11 сыйныфны тәмамлаган ике укучы аттестатсыз калды. 9 сыйныфны тәмамлаган тугыз укучы да төп дәүләт имтиханын бирә алмады.
 
Бердәм дәүләт имтиханы, чын мәгънәсендә, укучыларны иләктән или. Кагыйдә бозулар булмасын өчен кабул итү пунктларында онлайн күзәтү системалары эшли, укучылар металл детектор аша тикшерелә, экспертлар һәр адымны күзәтеп тора. Шунысы сөенечле, безнең районда бердәм дәүләт имтиханы узган 2нче мәктәптә бер генә кимчелек тә күзәтелмәде һәм Әгерҗе, кайбер башка районнар кебек, "кара исемлек"кә эләкмәде.
 
11 СЫЙНЫФ
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина мәктәп директорлары белән киңәшмә уздырды һәм БДИ нәтиҗәләренең узган елга караганда бераз түбәнрәк булуын борчылып бәян итте.
- Имтихан чоры ул безнең өчен урып-җыю чорына тиң. Монда укучыларның 9, 11 ел буе алган белемнәренә нәтиҗә ясала, укытучыларның ни дәрәҗәдә белем бирүләре ачыклана, - диде ул.
РУС ТЕЛЕ буенча БДИда уртача күрсәткеч республикада - 69,42 балл, ә безнең районда - 67,9. 1нче гимназия, 2нче мәктәп, Күләгәш, Кадыбаш, Кичкетаң, Тирсә, Салагыш мәктәпләре күрсәткечләрен яхшырттылар, ә 3нче, 4нче, Бима, Красный бор, Тәбәрле, Девәтернә мәктәпләрендә уртача балл тагын да түбәнрәк.
- Рус теленнән 159 укучыбызның да БДИны тапшыра алуы сөенечле, - ди Вәсилә Сафиуллина.
МАТЕМАТИКАдан быел укучыларга сайлау мөмкинлеге бирелде. Ул йә база, киләчәктә үзенә кирәк дип санаса профиль дәрәҗәсен сайлады. Икесеннән дә имтихан тапшыручылар булды.
Профиль өлешне районда 116 укучы сайлады. Республикада уртача балл 50,3 булса, районда бу күрсәткеч - 46,2. 2нче, Исәнбай, Кичкетаң, Көчек, Күләгәш, Кадыбаш мәктәпләре укучыларының күрсәткечләре югары. Азево, Красный бор, 3нче, 4нче мәктәпләрдә күрсәткечләр түбәнрәк булды. Әмма 4нче һәм Иж-Бубый мәктәпләреннән ике укучы, математиканың профиль өлешендә чик баллны да уза алмыйча, аттестатсыз калды. Ә республикада 138 укучы аттестат алалмады.
База өлешендә районда уртача балл 3,8 булды. Бу да республика күрсәткеченнән түбән. Кадыбаш, Көчек, Салагыш, 2нче мәктәпләрдә күрсәткечләр башкалар белән чагыштырганда югары.
- База өлешендә балл югарырак булыр дип өмет иткән идек. Әмма укучылар өметне акламадылар, - диде Вәсилә Сафиуллина.
Гомумән алганда, республикада 11 районда гына БДИны "икеле"сез тапшырдылар.
 
9 СЫЙНЫФ
322 укучы рус һәм татар телләре, математикадан төп дәүләт имтиханында сыналдылар. РУС ТЕЛЕннән республикада уртача балл - 4, районда 3,83 булды.
- Исәнбай, 2нче, Көчек, Бима мәктәпләрендә баллар республиканыкына караганда югарырак булды. Әмма 9 укучы рус теленнән сынауда "икеле" алды, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Ә менә МАТЕМАТИКАдан күп кенә директорларга укучылары өчен бик нык кызарырга туры килде. Төп имтиханда 322 укучының 110ы (!) "икеле" алу бик күпләрне шок хәлендә калдырды. Шуның 38е 3нче мәктәп укучылары иде. Әлеге "икеле" капчыкларына сынауны янә бер тапкыр тапшырып карау мөмкинлеге бирелде. Икенче тапкырында да имтихан тапшыра алмаган 3нче, Тәбәрле, Азево, Кичкетаң, Кадыбаш, Тирсә мәктәпләреннән тугыз укучы көз көне математикадан сынау бирәчәк. Ә менә Исәнбайда 16 укучының 15е сынауны 4ле, 5ле билгеләренә тапшырды. Аларның рус теленнән дә күрсәткечләре бик яхшы.
Хәзер мәгариф идарәсе белгечләре, директорлар, укытучылар алдында бер сорау: белем дәрәҗәсе түбән булган укучыларны 10 сыйныфка алыргамы? Әлбәттә, бу сорау өстендә әти-әни дә, бала үзе дә уйланырга тиеш. Әгәр укучы программаны үзләштерә алмыйча 11 сыйныфны тәмамланганда аттестатсыз калса? Баланың ике елы "ыштан гына туздырып" йөрүгә киткән була түгелме соң? Әле бит тагын бер елдан БДИга инглиз телен дә өстәсәләр, укучылар сынатмаслармы? Монда һәркемгә ныклап уйланырга урын бар.
- Дөрес, безнең районда БДИ нәтиҗәләре ул хәтле куркыныч түгел. Без - республикада алтын урталыкта. Әмма безгә әле белем бирү сыйфатын тагын да яхшырту өстендә ныклап эшләргә кирәк, - диде Вәсилә Сафиуллина киңәшмә ахырында.
 
Белешмә:
Быел шәһәрдә 10 сыйныф 2нче һәм 3нче мәктәптә генә калачак. Әгерҗедәге 1нче гимназия һәм 4нче мәктәп укучылары да әлеге белем йортларында укыячак.
10, 11 сыйныфларда төп фәннәрне бары беренче һәм югары категорияле укытучылар гына укытуны төп максат итеп куялар. Мондый категорияле укытучылар җитмәсә, башка мәктәпләрдән дә барып укытуны оештырачаклар.
 
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев