Икеләтә бәхет: районда беренче игезәкләр туды
Гаиләдә 4 малай үсә
22 ноябрьдә Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә бу ел башыннан беренче игезәк тууы теркәлде. Теркәлү "Уллар көне" бәйрәменә туры килгән.
Якташыбыз Әхмәтҗанов Айнур һәм Анастасия хәзер дүрт малай әти-әнисе булды. Яңа туган ике бала исә - игезәкләр! Икеләтә сөенче!
ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлнара Гайфуллина тантаналы рәвештә котлап, гаиләгә нык сәламәтлек теләде һәм игезәкләр туу турында таныклык һәм “Татар милли кухнясы” китабы тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев