Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ил табынын баетучылар сез, авыл хезмәтчәннәре

Район сәнгать осталары тарафыннан танылган “Чайкала иген кырлары“ композициясе тәкъдим ителгәннән соң сәхнә түренә авыл хезмәтчәннәре чакырылуы – үзе матур күренеш.

Чөнки Сабантуйның асылы да туган ил табынын баетуга лаеклы өлеш кертүче авыл хезмәтчәннәрен зурлаудан гыйбарәт бит. Бәйрәмдә дә кыр эшләре вакытында югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, алдынгы терлекчеләр, белгечләр һәм җитәкчеләр, иң яхшы КФХ хуҗаларына  төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылып, алар исеменә иң изге теләкләр җиткерелде.

  • Авыл кешесенең язмышы шундый инде аның: ел әйләнәсе алны-ялны белми эшли. Менә бүген дә кемдер бәйрәм итә, кемдер – хезмәт урынында. Сезгә хас тырышлык һәм тынгысызлык кебек сыйфатлар   язгы  чәчү эшләрен уңышлы гына башкарып чыгарга ярдәм итте. Хәзер безнең алда 135 мең тоннадан артык терлек азыгы әзерләү бурычы тора. Уртак көч белән монысын да җиңеп чыгарыбызга ышанам. Сезгә тапшырылган вазифа җиңел түгел, әмма бик тә мактаулы. Игенче, терлекче дигән исемне горур йөртегез. Ә бүген намуслы хезмәтегез өчен  олы хөрмәтебезне һәм тирән рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз, – диде “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев.

Авыл тармагында хезмәт куючы һәркем мондый зурлауларга да, игътибар-ихтирамга да лаек. Шуңа бәйрәм сәхнәсендә хөрмәтләнүчеләр генә түгел, ә ил табынын баетуга өлеш кертүче һәр авыл хезмәтчәне бу матур теләкләрне үз исеменә кабул итеп алсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев