Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ил язмышын салып иңнәргә

Март аенда Казанның Кол Шәриф мәчетендә Ислам мәдәнияте музее һәм Иж-Бубый авыл тарихы музее ярдәме белән әзерләнгән әнә шул исемдәге күргәзмә ачылды. Анда күренекле мәгърифәтче Мөхлиса Буби, Бубилар мәдрәсәсе эшчәнлеген яктырткан аерым бүлек урын алган. 8 март бәйрәме алдыннан әлеге күргәзмәне ачу тантанасы булды. Анда "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасын гамәлгә...

Март аенда Казанның Кол Шәриф мәчетендә Ислам мәдәнияте музее һәм Иж-Бубый авыл тарихы музее ярдәме белән әзерләнгән әнә шул исемдәге күргәзмә ачылды. Анда күренекле мәгърифәтче Мөхлиса Буби, Бубилар мәдрәсәсе эшчәнлеген яктырткан аерым бүлек урын алган.
8 март бәйрәме алдыннан әлеге күргәзмәне ачу тантанасы булды. Анда "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасын гамәлгә куючы Иж-Бубый авылы егете Искәндәр Җиһәнгәрәев, оешманың башкарма директоры Раиф Гәрәев, озак еллар Әгерҗе районында хезмәт куйган хөрмәтле шәхес Гомәр Шакиров та катнашты. Тантанага ислам илләре вәкаләтле илчеләре, галимнәр, язучылар, Татарстан Диния нәзарәте, мәгариф, мәдәният белгечләре, Мөхлиса Бубиның дәвамчылары да килгән иде.
XIX гасыр ахыры, XX гасыр башында илебездә хатын-кызлар язмышын хәл итүдә "Нурия", "Хөсәения", "Мөхәммәдия" кебек танылган мәдрәсәләр белән беррәттән Бубилар мәдрәсәсенең дә роле зур була. Мөхлиса Буби - татар хатын-кызларына белем бирүне башлап җибәргән хөрмәтле мөгаллимәләрнең берсе. Быел аның тууына 145 ел. Шуңа әлеге күргәзмәдә Буби мәдрәсәсенә, Мөхлиса Буби эшчәнлегенә зур урын бирелүе гаҗәп түгел. Әлеге бүлектә зур урынны тарихи документлар, фотографияләр, китаплар алып тора.
- Күргәзмәне караганнан соң, Бубилар мәдрәсәсенең илебез мәгърифәтендә лаеклы урыны булуына тагын бер кат инанасың. Иж-Бубыйда урнашкан мәдрәсә укытучылар гына түгел, ә милләт аналары тәрбияләве белән үзенчәлекле. Тантанада моңа аерым басым ясалды, - ди Раиф Гәрәев.
Әйе, Бубилар мәдрәсәсендә кайчандыр белем алган шәкертләрнең нәсел дәвамчылары бүген илебез буйлап кына түгел, хәтта чит илләр буйлап таралган. Күргәзмә ачылу тантанасында шундый дәвамчыларның да катнашуы - аеруча сөенечле.
Күргәзмә апрель ахырына кадәр эшләячәк. Әгәр Казанга бару бәхете елмая икән, Казан Кремлендә урын алган әлеге күргәзмәгә керми калмагыз. Аны карагач, һичшиксез, үзегезне ерак тарихның бер өлеше итеп тоярсыз, шушындый бөек шәхесләре булган туган ягыбызны ярату хисләрегез тагын да көчәер.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев