Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Илһам Шакировның баянчысы Иж-Бубыйны икенче туган авылы дип саный

Күп еллар бөек җырчыбыз Илһам Шакировның баянчысы булып сәхнәдән милли моңнарыбызны халыкка җиткерүче Рафинат Сәлахов Иж-Бубыйны үзенең икенче туган авылы дип саный.

  • Иж-Бубый – минем өчен изге җир. Биредә бабам Габдрахман Шляпин беренче колхоз төзегән һәм озак еллар аның рәисе булып эшләгән. Алабуга педагогия институтын тәмамлап, гомер буе Саба районында балаларга белем биргән әнием Сәлимә Шляпина белән бик еш кайттык бирегә. Иж-Бубыйны мин икенче туган авылым дип исәплим, чөнки җәйге каникулларым шушында үтте, – ди Рафинат әфәнде.

Башлангыч белем алгач, Иж-Бубыйда укырга кала Рафинат. Бишенче һәм алтынчы сыйныфта атаклы Иж-Бубый мәктәбендә белем ала. Биредәге татар мәгърифәте рухы, бөтен дөньяга билгеле Иж-Бубый мәдрәсәсе һавасы, тарихи вакыйгалар кайтавазы урта белем алып, заводта эшләп хезмәт чынынуы алган егетне Түбән Кама музыка көллиятенә китерә. Аны тәмамлагач, Казанда Мәдәният институтында белем ала. Оста баянчы, бик күп музыка инструментларында өздереп уйнаучы музыкант Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә чакыру ала.  Җырчылар Венера Шәрипова, Флера Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов, Зөһрә Сәхәбиева төркемендә музыкант була. Иң күп еллар бергә эшләгән җырчысы – кабатланмас тавыш һәм моң иясе Илһам ага Шакиров. Бергә илне аркылыга-буйга гизә алар, чит илләрдә дә концертлар куялар.

Рафинат Сәлахов инструменталь әсәрләр, җырлар да яза. Җырларын Асаф Вәлиев, Зөһрә Сәхәбиева, Лилия Муллагалиева кебек җырчылар башкара. Бай иҗат тәҗрибәсен хәзер дә яшьләр белән теләп уртаклаша: консерватория студентларын зур сәхнәгә чыгарга әзерли, өстәмә белем бирү педагогы буларак, укучылар белән дә күп эшли.

“Җыен“ фондында әгъза булып торучы Рафинат Ясәви улы “Шәхесләребез“ сериясеннән китаплар чыгару белән дә шөгыльләнә. Илһам Шакировның 70,75, 80 яшьлек юбилейларына багышлап китаплар нәшер итүдә актив эшли. Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм“ бүләгенә лаек.

Гомере буе сәнгать казанында кайнаган музыкант, композитор, педагог, халыкара конкурслар лауреаты Рафинат Сәлахов 60 яшьлек юбилеенда иҗатташ дуслары белән бергәләп  икенче туган җире – Әгерҗедә концерт куеп китте. Аның “Әгерҗем минем“ җырын аеруча озак алкышладылар тамашачылар.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X