Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Илдар Халиков: "Матур үзгәрешләргә сөендем"

7 февральдә район Советы һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлегенең берләштерелгән утырышында район башлыгы Фәрит Габбасов 2011 елдагы эшкә йомгак ясады, быелга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм республиканың башка җитәкчеләре катнашты. Әгерҗегә эшлекле сәфәрен Хөкүмәт рәисе һәм министрлыклар вәкилләре узган ел ачылган кайбер социаль объектлар...

7 февральдә район Советы һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлегенең берләштерелгән утырышында район башлыгы Фәрит Габбасов 2011 елдагы эшкә йомгак ясады, быелга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм республиканың башка җитәкчеләре катнашты.
Әгерҗегә эшлекле сәфәрен Хөкүмәт рәисе һәм министрлыклар вәкилләре узган ел ачылган кайбер социаль объектлар белән танышудан башладылар. Иң элек "Бәләкәч" программасы буенча төзелгән балалар бакчасында булдылар. Нәниләр кунакларга җыр-биюгә, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр, Илдар Халиковка иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Якташыбыз да буш кул белән килмәгән иде. Хөкүмәт башлыгы, бакчаны өй туе белән котлап, интерактив такта бүләк итте.
Аннан соң делегация үзгәртеп корганнан соң танымаслык булып матурайган бинага күчкән балалар һәм стоматология поликлиникалары белән танышты. Үзәк хастаханәнең баш табибы Андрей Шубин аларга "Сәламәтлек саклауны модернизацияләү" проекты буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. "Ремонт эшләренә, заманча медицина җиһазлары булдыруга зур суммалар тотылса да, районда үлүчеләрнең туучыларга караганда күбрәк булуы Әгерҗедә медицинаның әлегә канәгатьләнмәслек булуы турында сөйли. Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауны Алабуга һәм Чаллы хастаханәләре белән хәл итәргә тырышыгыз", - диде Илдар Халиков. Табибә Вера Басова табибларга зур кытлык булу сәбәпле, елга планда каралган 1500 урынына 3000нән артык авыруны кабул итүнең физик яктан ифрат авыр булуын, районны кадрлар белән тәэмин итүдә республикадан да ярдәм кирәклеген әйтте. Илдар Халиков сәламәтлек саклау министры урынбасары Адил Вафинга әгерҗелеләрнең бу проблемасын якын арада хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кушты.
Хөкүмәт башлыгы бу көнне тимерьюлчылар белән дә очрашты. Чыгышыннан соң сорау бирүче булмагач, Илдар Шәфкатович "сорауларыгызны электрон адресыма языгыз, шәхсән үзегезгә җавап бирергә тырышырмын", - диде.
Сессия эше башланганчы, кунаклар Мәдәният сараенда Пеләмештән Михайловлар җитештергән бал, Тирсәдән Харисовларның "Авылдаш" компаниясенең сөт ризыклары, Әгерҗедән Рафаэль Хәйретдиновның агачтан ясаган әйберләре, икмәк-азык комбинаты продукциясеннән оештырылган күргәзмәне дә кызыксынып карадылар. И.Халиков яшь хоккейчылар белән фотога да төште.
Фәрит Габбасов 2011 елдагы эшләре турындагы чыгышы барышында райондагы кискен проблемаларны хәл итүдә Хөкүмәттән дә ярдәм сорады. Мәсәлән, "йөк машиналары өчен Әгерҗене әйләнеп үтә торган юл, шәһәрне электр энергиясе белән тәэмин итүне яхшырту өчен 110 киловольтлы линия, Биектау белән Иж-Бәйки арасында газүткәргеч төзү проблемаларын хәл итүдә республика ярдәме бик тә кирәк", - диде район башлыгы.
Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан Ижау регионы буенча Горький тимер юлы начальнигы урынбасары Александр Лапшин Әгерҗе тимерьюлчыларының уңышлары турында сөйләде. Быел Горький тимер юлының 150 еллыгын лаеклы каршылау өчен тагын да ныграк тырышып хезмәт куячакларына ышандырды. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, баш табиб Андрей Шубин да депутатларны эшләре, бурычлары белән таныштырдылар.
Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаганда Илдар Халиков районда соңгы елларда башкарылган эшләрдән канәгать калуын белдерде. "Туган шәһәремә кайткан саен матур үзгәрешләрне, яңа объектларны күреп сөенәм. Бүгенге эшләрегезгә бәя бирү өчен районның 90нчы еллардагы хәлен искә төшерү дә җитә. Авыл хуҗалыгы да, тимер юл да, төзелеш тә бик авыр хәлдә иде бит. Республикадан да игътибар җитеп бетмәгәндер. Ә хәзер матур үзгәрешләрне күрү өчен урамнар буйлап әйләнеп чыгу да җитә. Район башлыгының тынгысызлыгы, аеруча активлыгы, катлаулы проблемаларны да хәл итү юлларын таба белүе һәм халыкның тырыш, бердәм булуы нәтиҗәсе бу", - диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алалар хљкњмђт ашлыгы, сессия, поликлиника,