Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җилдерәләр машиналар шома юллардан

    Бу көннәрдә Ометов урамында яшәүчеләргә бәйрәм арты бәйрәм. Әле күптән түгел генә баракларда гомер кичергән 267 гаилә өчәр катлы 15 йортка күченгән иде. Менә тагын бер сөенеч: "Брус" ширкәте төзүчеләре әлеге урамны асфальтлауны төгәлләделәр. Ә мондый шатлыкны бәйрәм итмичә буламы соң инде?! Республика, район җитәкчеләре бу көнне шәһәр халкының сөенечен...

    Бу көннәрдә Ометов урамында яшәүчеләргә бәйрәм арты бәйрәм.
    Әле күптән түгел генә баракларда гомер кичергән 267 гаилә өчәр катлы 15 йортка күченгән иде. Менә тагын бер сөенеч: "Брус" ширкәте төзүчеләре әлеге урамны асфальтлауны төгәлләделәр. Ә мондый шатлыкны бәйрәм итмичә буламы соң инде?! Республика, район җитәкчеләре бу көнне шәһәр халкының сөенечен уртаклаштылар.
    Май аенда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация Әгерҗегә килгәч, район башлыгы Валерий Макаров Ометов урамы юлын төзекләндерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Республика җитәкчелеге әлеге тәкъдимне хуплады. Һәм менә бер ай "Брус" ширкәте төзүчеләре биредә асфальт җәю белән мәшгуль булдылар. Ике яктан узучы юлның уртасында тротуар һәм аның як-ягына газон чәчелгән.
    Район башлыгы Валерий Макаров әле эшнең болай гына төгәлләнмәячәген дә әйтте.
    - Бу урамны яп-якты итәчәкбез. Октябрьский проспекты шәһәрдә иң якты һәм иң матуры булачак, - диде.
    Чынлап та, моңа кадәр машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә газап чигәләр иде бу юлларда.
    - Мин 20 ел шушы урамда торам. Әле килен булып төшкән елларда Ометов урамы яшеллекккә күмелгән бик матур урам иде. Аннан соң кадере бетте. Юллар машиналар йөри алмаслык дәрәҗәдә тузды. Менә хәзер көзге кебек юллардан рәхәтләнеп җилдерсеннәр инде. Без бу микрорайонның матур итеп төзекләндерелүенә бик сөенәбез. Әле бит безгә яңа фатирдан ачкыч та бирделәр. Бик тиздән өй туе уздырачакбыз, - дип сөенече белән уртаклашты Тамара Красноперова. Любовь Обыдемкованың да 30 ел гомере шушы урамда узган. Ул да тиздән яңа фатирына күчәчәк икән.
    - Без тимерьюлчылар эшкә йөри торган Ометов урамы асфальтлануга гына түгел, ә гражданнар сугышы герое, тимерьюлчы Николай Ометов бюсты төзекләндерелүгә дә бик шат. Ул Нургали Сафин район белән җитәкчелек иткән вакытта куелган иде. Ә яңа проектның идея авторы район башлыгы Валерий Макаров үзе, - диде Горький тимер юлының Ижау бүлекчәсе начальнигы урынбасары Александр Лапшин.
    Чаллыдагы "Брус" ширкәте директоры Юрий Петров та Әгерҗедә елның-елында юл төзелеше киң колач белән баруын әйтте. Узган ел К.Маркс урамында эш киң колач белән алып барылды. Быел менә район, шәһәрдәге башка урамнардагы юллар белән беррәттән, Ометов урамын танымаслык итеп үзгәрткәннәре өчен Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.
    Ә юл төзүчеләр Виктор Рицкий, Фидәис Сәетҗанов, Рамил Кашапов, Фәрид Касыймов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүлкәләнделәр.
    Юрий Васильевич кулыннан символик ачкычны алган шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Раил Ваһапов шәһәрдәшләрне әлеге матурлыкны сакларга чакырды.
    - Бу урамга яңа тормыш башланды. Әйдәгез, аны күз карасы кебек саклыйк, - диде ул.
    Җитәкеләр алсу тасманы кискәннән соң, шәһәрдәшләребез көзге кебек ялтырап торган юл буйлап алга атладылар.
    Бу күренешнең шаһиты булган ветеран тимерьюлчы Зөлфирә Галләмова:
    - Өнемме бу, төшемме дип шаккатып торам. Еш кына локомотив депосына барырга туры килә. Соңгы вакытта шушы урам буйлап узганда биредәге матурлыкны сокланып күзәтәм. Әгерҗенең күзгә күренеп яшәрүенә ничек сөенмисең инде?! - диде.
    Әнә шулай, Ометов урамына яңа сулыш өрелде. Хәзер яңа йортларга күчүчеләр дә, тимерьюлчылар да, гомумән, шәһәребез халкы да бу урамнан рәхәтләнеп йөриячәк.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: