Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Илгиз АДЛЕРның балачак хыялы тормышка ашты

Ул Николай Фильченков десант кораблендә хезмәт итә

Диңгезче булу улыбыз Илгиз АДЛЕРның балачак хыялы иде. Хәрби чакырылышка алынгач аның Севастопольдәге хәрби­диңгез флотына эләгүе әлеге хыялын чынбарлык итте. 

Кечкенә чагыннан ук Илгиз агачтан кораблар ясау белән мавыкты. Тактага рәсем төшерсә, ул да диңгез белән бәйле була иде. Аның диңгезче булу теләге бәлки Кара диңгездә хезмәт иткән абыем Шәриф Ганиевның сөйләгәннәреннән дә тугандыр. Гомер буе Сахалинда хезмәт куючы җизнәбез Маратның да йогынтысы булмый калмагандыр. Аларның диңгез киңлекләре, аның матурлыгы турында сөйләгәннәрен Илгиз йотлыгып тыңлый, абыйларын сорауларга күмә иде.

Иж­-Бубый мәктәбендә 9 сыйныф укыганнан соң, Әсән авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады Илгиз. Узган елның көзендә аңа армиягә повестка килде. Иң беренче төркем белән тантаналы төстә хәрби хезмәткә алынды ул. Озату ашында әйткән “хәрби­-диңгез флотына эләксәм, миннән дә бәхетле кеше булмас иде“ дигән сүзләре әле дә колакта яңгырап тора. Һәм берничә көннән хәбәр: улыбызны Севастопольгә нәкъ ул теләгән частька озаталар. Без – әти­әнисе, апасы Лилия, туганнарыбыз өчен бик зур сөенеч булды ул.

Хәрби бурычының ике ае узганнан соң ул безгә контракт буенча хезмәт итәргә теләге барлыгы турындагы хәбәрне җиткерде. Без каршы килмәдек. Шулай итеп Илгизебез ике елга контракт төзеде. Аның контракт буенча хезмәт итүенә ун ай вакыт узды. Җәй көне ял алып безнең янда кунак булып китте. Телефоннан көн саен аралашып торсак та, аның туган якларга кайткач диңгез, андагы хезмәте турында сөйләвен тыңлагач, улыбызның тормышта дөрес юл сайлавына тагын бер кат сөендек.

Ул Николай Фильченков десант кораблендә хезмәт итә. Рулевой вазифасын башкара, документлар белән дә эшли. Үзе теләгән яраткан хезмәт булгангадыр, бер генә тапкыр да зарлану сүзен ишеткәнебез юк. Һәрвакыт “минем белән барысы да яхшы, борчылмагыз“, дип кенә тора. Ә әти­әни өчен моннан да зур бәхет була аламы соң?!

Яшәү шартлары да бик яхшы. Тору урыны бар, тәмле ашаталар. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел. Борынгы шәһәр белән танышу мөмкинлекләре дә тудырылган. Һава шартларыннан да канәгать. Җәй көне 35 градус эссе булса, хәзер 15 градус җылы, ди. Частьтагы татар егетләре белән рәхәтләнеп туган телебездә аралашырга мөмкинлек булуына да бик сөенә.

Күп вакыт без – әти­-әниләр өчен балаларыбызның хыялы тормышка ашмастай кебек тоела да, аларның фикерләрен үзгәртергә тырышабыз. Ә бу дөрес түгел икән. Бала теләген тормышка ашыру өчен үз тырышлыгы белән алга барсын  ул. Аннан һәр егет армия мәктәбен узарга тиеш дип саныйм. Биредә ул мөстәкыйль тормышка өйрәнә. Дөрес, без дә улыбызны бик сагынабыз, күрешү мизгелләрен көтәбез. Әмма аның нәкъ менә үзе теләгән эш белән шөгыльләнүе һәм һәрвакыт аның турында яратып сөйләве, әйтерсең лә, безгә канатлар куя.

Гөлчәчәк АДЛЕР.

Иж-Бубый авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев