Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Илгиз– Мансура Әхмәтшиннар: “Җиңү юлы” вакытыннан бирле алдырабыз

Алар быелның икенче яртыеллыгы өчен “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасына апрель ае башлануга ук язылганнар

Әгерҗедә яшәүче Илгиз–Мансура ӘХМӘТШИНнар быелның икенче яртыеллыгы өчен “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасына апрель ае башлануга ук язылганнар. Газетада “бүләк уйнатабыз” дигән игълан басылуга, квитанцияләрен иң беренче булып редакциягә юллаучы да шушы гаилә булды.

БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ЮЛЛАДЫК

–    Район газетасы редакциясе коллективының һәрдаим бүләкләр уйнатуын белсәк тә, бер тапкыр да квитанция җибәреп караганыбыз булмады. Бу юлы сеңлем Наилә “сез бит – газетага иң тугры язылучылар, бәхетегезне сынап карыйк әле”, дип квитанцияне фотога төшереп, күрсәтелгән телефон номеры ватсабына юллады. Хәзер көтәсе генә калды, – дип елмая Илгиз абый.

Чынлап та, бу гаилә район газетасына гомер буе тугрылык саклый. “Җиңү юлы” вакытыннан ук яратып укыйлар. Хәзер дә җомга җитүгә хат ташучы Лилия Фәйзуллинаны көтеп торалар.

–    Иң беренче мин кулга алам, – ди Илгиз абый. – Ошаган язмаларны кат-кат та укып чыгам. Газета бик кызыклы. Төрле темалар яктыртыла. Республика яңалыклары белән дә танышырга була. Гомумән, бер газетада бөтен республика чагылыш таба.
–    Шәһәр, авыл тормышы турындагы язмаларны бик яратабыз. Тимерьюлчылар турындагыларын аеруча кызыксынып укыйбыз, – ди Мансура апа.

ИКЕСЕ ДӘ – ТИМЕРЬЮЛЧЫЛАР

Шәһәребезнең корыч магистральләрендә хезмәт куючылар турындагы язмалар күңелләренә ни өчен шулай якын соң Әхмәтшиннарның? Чөнки алар икесе дә кырык елга якын әлеге тармакта хезмәт куйганнар. Илгиз Нәбиулла улы – вагоннарны караучы-төзәтүче, Мансура Сәетгәрәй кызы тимер юл хастаханәсенең хирургия бүлекчәсендә шәфкать туташы булып эшләгәннәр. 

–    Вазифаларыбызны бик яраттык. Күңел биреп эшләгәнгә, һәрчак ачык йөзле булганга хезмәттәшләр белән уртак тел дә таба белдек. Гомумән, шушы еллар дәвамында коллективтагы күпсанлы хезмәттәшләр туганнар кебек якын кешеләргә әйләнделәр, – ди Мансура апа. 
Алар күпсанлы бүләкләргә лаек булалар. Хөрмәт-ихтирам яулап, Хезмәт ветераны исеменә лаек булып пенсиягә китәләр.

ТОРМЫШТАН ЯМЬ ТАБЫП

Быел Әгерҗенең Азин урамында туып-үскән Илгиз белән Киров урамы кызы Мансураның гаилә корып яши башлауларына 56 ел тулган. Икесенә дә – 87 яшь. Өлкән яшьтә булуларына карамастан тормышның һәр көненнән ямь табып яшиләр алар. Илгиз абый – оста бакчачы. Бөтен төр яшелчә, җиләк-җимешне, хәтта чәчәкләрне дә чәчкәннән алып уңышын җыйганчыга кадәр үзе үстерә, тәрбияли.

–    Тәҗрибәләр дә ясый. Әнә, берничә төп помидорны теплицага чыгарып утыртты инде. Узган ел да бик иртә күчереп өстен каплап куйган иде. Салкыннарга бирешмәделәр, уңышы да мул булды, – ди Мансура апа.

–    Помидорлар янына берничә төр чәчәкне дә күчердем инде, – дип елмая Илгиз абый. 
Әхмәтшиннар олыгайган көннәрен Казанда “Содружество” җәмгыяте генераль директоры булып эшләүче уллары Азат, оныклары, оныкчыкларының уңышларына сөенеп тә уздыралар. 

–    Аларның безнең янга кайтулары – зур бәйрәм. Шөкер, үзебез дә шәһәр балалары булсак та гомер буе татарча сөйләштек. Бала-оныкларыбызның да туган телдә аралашуларына куанабыз, – диләр бәхетле әти-әни һәм әби-бабай.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев