Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җиләк җыйдым чиләк-чиләк

Быел җәй безне эссе көннәре белән сирәк сөендерсә дә, җиләк-җимешнең уңышы мул булды. Җир җиләкләре пешеп бетте инде дип, җиләкчеләр үзләрен тынычландырсалар да, Кичкетаңда яшәүче Әлфия ЗАРИПОВА әле узган атнада да чиләк-чиләк җиләк ташыды. Каян табып бетерә торгандыр ул аларны? Чиләктәге җиләкләр мине ал да мине ал дип кызыктырып торалар....

Быел җәй безне эссе көннәре белән сирәк сөендерсә дә, җиләк-җимешнең уңышы мул булды. Җир җиләкләре пешеп бетте инде дип, җиләкчеләр үзләрен тынычландырсалар да, Кичкетаңда яшәүче Әлфия ЗАРИПОВА әле узган атнада да чиләк-чиләк җиләк ташыды. Каян табып бетерә торгандыр ул аларны?
Чиләктәге җиләкләр мине ал да мине ал дип кызыктырып торалар. Кып-кызыл, эре җиләкләрне ашамый түзеп буламы соң инде? Әнә, Кичкетаң янындагы олы юлдан узып баручылар да әллә каян кызыл чиләкләре белән кызыктырып торучы бу ханым яныннан туктамый китә алмыйлар.
- Көннәр буе кояш астында торып каралып бетәбез шулай. Җәй - безнең өчен мәшәкатьле дә, шул ук вакытта файда китерә торган ел фасылы да. Табигать нигъмәтләрен җыеп гаилә бюджетын тулыландырабыз, - ди Әлфия апа.
Ул үзе генә түгел, ире Фәрит тә - бик тынгысыз һәм тырыш кеше. Алабугада яшәүче балалары да җиләк өлгерүгә авылга ашкыналар. Миләүшә белән Айгөл җәмәгатьләре Данис, Ирек белән таң белән торып җиләк басуына чабалар.
- Безнең өчен кызу эш чорында хәтта кечкенә оныгыбыз Камилне Ямурзадагы кодагый Розалиягә илтәбез. Рәхмәт аңа, бер зарланмыйча баланы карый, - ди Әлфия апа.
Әнә шулай, шәһәрдә туып-үскән Данис та хәзер тәҗрибәле җиләкчеләр кебек. Хатыны, әбисеннән калышмыйча җиләк җыя.
- Беребез җыя, икенчебез алып кайта, өченчебез сата тора. Эш конвейер кебек бара, - ди Әлфия апа елмаеп.
Дөрес, җиләктән күпме керем алганнарын яшереп калдырды ул. Әмма алар җәен акчаны күп эшләп калалар дип үзләре бармакка бармак та сукмаучыларга шуны әйтәсе килә. Зариповлар акчаның һәр тиенен тырыш хезмәт белән табалар. Уйлап карагыз, күпләр җиләкне ике сәгатьтән артык җыя алмый. Ә бу гаилә аны 5-6 сәгатьтән дә ким җыймый. Әле бит хуҗалыкта күпме эш, мәшәкать көтеп тора. Әнә, Әлфия апа таң белән торам, 11-12сез яткан юк, ди. Ике сыерны савып көтүгә озату, сөт тапшыру, балаларны тәмле ризыклар белән сыйлау өчен, бакча эшләренә күпме вакыт кирәк?! Аннан басу көтә аны. Юл чатында басып тору да җиңел түгел. Әле аның керемле көне була, бер чиләк әйбер сатылмаган чаклар да юк түгел бит.
- Андый вакытта караңгы төшкәнче торабыз. Аннан чиләкләрне өстерәп диярлек өйгә кайтабыз да, җиләкне эшкәртә башлыйбыз, - ди Әлфия апа.
Фәрит абый хәзер печән эше белән мәшгуль. Ә Әлфия апа карлыган, чия җыя, әнә, иртә өлгерә торган бәрәңгеләр дә сатуга чыккан инде. Гөмбә сезоны да якынлаша.
- Каенатам Шәех белән күп еллар бергә яшәдек. Безнең олы терәгебез иде ул. Әткәй дә урманнан кайтып кермәде. Табигать байлыкларын гел бергә җыйдык, - ди килене аны олы хөрмәт белән искә алып.
Юл читендә басып торган Әлфия апаның әйберләрен инде даими сатып алучылары да бар. Кайвакыт күпләп җиләккә, гөмбәгә заказ бирәләр. Гомумән, һәр эшне бөртекләп, җентекләп эшләргә ярата Әлфия апа. Шулай булмаса, бакчасындагы җиләк-җимеш, яшелчәләре ишелеп уңмас иде. Аларның ишегалдындагы чәчәкләргә дә сокланмыйча мөмкин түгел.
- Бик яратам чәчәкләрне. Аларга карагач, бөтен алҗуларым онытыла, - ди ул үзе дә.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев