Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Илназ БАҺ: “Җырлап яшик, дусларым“

Быел Әгерҗедә концерт сезонын эстрадабызның яшь популяр җырчысы, автор-башкаручы, дүрт тапкыр "Алтын Барс" премиясе лауреаты Илназ БАҺ ача. Илназ - безнең як кешеләренә олы сәхнәгә чыкканчы ук яхшы таныш иде. Моннан ун ел элек, ул вакытта әле ул Казан дәүләт университеты студенты иде, Илназ Исәнбайга Йосыповлар гаиләсенә дусты тәкъдиме белән...

Быел Әгерҗедә концерт сезонын эстрадабызның яшь популяр җырчысы, автор-башкаручы, дүрт тапкыр "Алтын Барс" премиясе лауреаты Илназ БАҺ ача.

Илназ - безнең як кешеләренә олы сәхнәгә чыкканчы ук яхшы таныш иде. Моннан ун ел элек, ул вакытта әле ул Казан дәүләт университеты студенты иде, Илназ Исәнбайга Йосыповлар гаиләсенә дусты тәкъдиме белән туй алып барырга кайтты. Арттырып әйтүем түгел, андый туй ул елларны әле күпләрнең төшенә дә керми иде. Баянын тартып җыр сузучы, сүзгә кесәгә кермәүче Илназның тапкырлыгына, осталыгына таң калдык. Икенче елны тагын бу гаиләдә зурлап туй уздырдылар. Ул чагында кәләшне Арча якларына алып киттеләр егетләр. Менә шуннан бирле Илназ Баһ Әгерҗегә эзне суытмый.
Тәге тапкыр сәхнәгә ул яшь егетләрдән торган "Сәфәр" төркемендә чыкса, соңрак якташы Рөстәм Закиров белән чыгышлар ясый башлады. "Аңла йөрәгемне" җыры белән бик күпләрнең күңелен яулады. Бик күп хит-парадларда беренче урынга күтәрелде Илназ әлеге җыры белән һәм тәүге тапкыр "Алтын Барс" лауреаты булды. Хәзер инде җырчының копилкасында дүрт "Алтын Барс"ы бар.
Казан белән Әгерҗенең арасындагы ераклык та куркытмый җырчыны. Чөнки монда аны яратучы тамашачы, сагынып көтүче дуслары бар. Әле кышын җәмәгате Гүзәл белән берничә авылда концерт куеп киткән иде ул. Менә хәзер җәйге мәшәкатьләрдән соң шәһәр һәм авыл халкын күңел ачарга, рәхәтләнеп ял итәргә дәшә Илназ концертына. "ЭХ, БУ ДӨНЬЯ КУЛАСА" өр-яңа программасы бик бай эчтәлеклегә ошаган. Әйдәгез, бу турыда үзеннән сорашыйк:
- Илназ, җырчылар арасында син быел иң өлгере булдың бит әле. Әгерҗедә концерт сезонын син ачып җибәрәсең.
- Әйе. Җәйге яллардан соң җиң сызганып эшкә тотындык инде. Гастрольне дә башкаладан иң ерак төбәктән - Әгерҗедә башларга уйладык. Бу якның халкы бик ачык, киң күңелле, кунакчыл. Кыш көне куйган концертларда да авыл халкының безне яратып кабул итүе күңелдә әйтеп бирә алмаслык җылы хисләр уятты. Аннан соң мин инде Әгерҗе сәхнәсендә сольный концертым белән ике ел чыгыш ясамадым. Һәм менә, ниһаять, сагынып, ашкынып киләм Әгерҗе якларына.
- Быел җәй күңелле мәшәкатьләргә бай булды сиңа.
- Әлбәттә. Гаиләбез тагын да ишәйде бу җәйдә. Икенче улыбыз Рамил дөньяга килде. Энекәше булгач, Камилебез тагын да үсеп киткәндәй булды. Бәби туганга иң нык сөенгән кеше дә улдыр, мөгаен. Җәен концерт куюлардан да туктап тормадык, туйлар да алып бардым. Гомумән, буш вакыт бөтенләй булмады дисәң дә була.
- Җәмәгатең җырчы Гүзәл Идрисованы бу концертыңда тамашачы күрә алачакмы соң?
- Әле кечкенә улыбыз Рамилебезгә бер генә ай булса да, Гүзәл өй мәшәкатьләренә "күмелсә" дә, җырдан аерылмый. Яңа сезонга җырлар өйрәнә, көйләр иҗат итә. Ул да бу көннәрдә әгерҗелеләрнең күңелен яуларга ныклап әзерләнә.
- "Эх, бу дөнья куласа"... Ни өчен программа шулай атала?
- Беренчедән, үзем иҗат иткән бу исемдәге җырны тамашачы бик яратып кабул итте. Дөнья мәшәкатьләренә генә күмелеп, төшенкелеккә бирелеп яшәмәгез, күңел ачып, җырлап-биеп яшәгез - җырның эчтәлеге әнә шундый. Икенчедән, Аллага шөкер, үземнең дә дөньям түгәрәк. Гүзәлем белән икебез дә - җырчылар, улларыбыз үсеп килә. Әнием, туганнарым - исән-саулар. Моннан да олы бәхет юк бит инде ул. Өченчедән, Әгерҗедән башланган концертыбыз белән Татарстанны, чит төбәкләрне дә әйләнергә исәп.
- Илназ, без синең өздереп баянда, курайда уйнаганыңны беләбез...
- Концертта әлеге уен коралларында да уйнап күрсәтәчәкмен. Мин бит музыка училищесында курай классында укыдым. Шуңа әлеге уен коралы күңелемә бик тә якын. Концертта ниләр булачагы турында бөтен серне дә ачып бетерәсем килми. Килгәч, барысын да үзегез күрерсез. Ышандырып әйтәм, яңа концертыбыз күңелегезгә бик хуш киләчәк. Экраннан клиплар, төрле күренешләр дә күрсәтелеп барачак. Тамашачыны бүләкләр белән дә сөендерәчәкбез, сюрпризлар да булачак. Гомумән, концертның эчтәлеге бай, мәгънәле итеп төзелгән.
- Илназ, Әгерҗе тамашачысы зал тутырып синең концертыңа килер, көчле алкышларга күмәр дип ышанам. Уңышлар сиңа!

19 сентябрьдә кичке сәгать 7дә район Мәдәният сараенда узачак Илназ Баһ концертына билетларны район Мәдәният сараенда һәм Илназның якын дусты Равил Бадахшиннан сатып алырга була. Белешмәләр өчен телефон: 22647, 89172494986.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев