Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Илназ Әгерҗене яулады

Концерт тәмамланганда тамашачы аны басып бик озак алкышлады. Аңа гына түгел, өч сәгатькә якын сәхнәдә "ут уйнаткан" 20дән артык артистка яуды бу алкышлар. Йә, кайсы артистның сольный концертында бу кадәр сәхнә остасының чыгыш ясаганын күргәнегез бар? Ә менә Уразай егете Илназ ФАЗЛЫЕВ башкала артистларының да борынына "чиртте". Туган авылы Уразай...

Концерт тәмамланганда тамашачы аны басып бик озак алкышлады. Аңа гына түгел, өч сәгатькә якын сәхнәдә "ут уйнаткан" 20дән артык артистка яуды бу алкышлар. Йә, кайсы артистның сольный концертында бу кадәр сәхнә остасының чыгыш ясаганын күргәнегез бар? Ә менә Уразай егете Илназ ФАЗЛЫЕВ башкала артистларының да борынына "чиртте". Туган авылы Уразай яшьләре дә, Әгерҗе, Ижауның җырчы сандугачлары да, биючеләр дә, алып баручылар да концертны күңелләргә үтеп керерлек итеп оештыруга зур өлеш керттеләр.
Башкалага киткән булса, Илназ да сәхнәләрдә йолдыз булып балкыр иде, мөгаен. Ходай бу егеткә сәләтне дә, буй-сынны да жәлләмәгән. Әмма Уразайда туып-үскән Илназга туган ягы, аның кешеләре якын. Бик күпләр ялларда авылга ашыксалар, Илназ киресенчә атна буе авылда яши, эшли, ә ялларда гаиләсе янына Алабугага китә. Менә дигән эше, гаиләсе бар, инде малайлары үсеп килә. Ул - районыбыз сандугачы. Әнә, концертына да сәхнә тутырып артистлар алып килгән. Димәк, ышанычлы, таянырдай дуслары да бар аның.
Авылдашы Римма Бәхтигәрәева, Әгерҗедән Язгөлем Гыймазетдинова, Ижау артистлары, "Вертикаль" бию төркеме, баянчылар Дамир Муллахмәтов һәм Марат Муллахмәтов сәхнә бизәкләре булдылар. Илназның да җырлары тирән мәгънәле иде. Ул мәрхүм әтисе Хәйдәрҗанны да искә алып җыр сузды.
- Әтием - мәшһүр җырчы Илһам Шакиров белән бер сәхнәдә җырлаган кеше, аның җырлавын тыңлаганнар еш кына "Илһам Шакиров кебек", дип әйтәләр иде, - ди Илназ.
Җырчы егет үзе дә Илһам аганың "Идел буе каеннары"н сузып таң калдырды.
Улының тәүге зур концертына килгән Әлфия ханым да бу көнне Илназ белән горурланып утыргандыр. Әнә, әниләргә багышланган җырыннан соң иң кадерле кешесенә чәчәк бәйләме бүләк итте Илназ.
Гомумән, концертта үзебезнең район үзешчәннәре язган җырларга киң урын бирелгән иде: Ринат Батталов, Раилә Бариева, Рушания Байтимерова, Рәзилә Хәмидуллина иҗат иткән шигырьләргә көй язган Гафият Нигъмәтуллин, Дамир Муллахмәтов җырлары яңгырагач, авторлар, чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп, Илназга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Соңгы вакытларда "Мәйдан" каналыннан Илназның "Без - авыл яшьләре" җырының клибын карап та сокланабыз. Бу җырның авторлары да - үзебезнекеләр: Рушания Байтимерова һәм Гафият Нигъмәтуллин. Әлбәттә, клип төшерү - алтын бәясенә тиң эш. Ә бу эштә Илназның дуслары - эшмәкәрләр Вилнур Галиев һәм Илнур Фәйзуллин ярдәмгә килгәннәр. Ә клипта автосалон җитәкчесе ролендә шәһәребездә танылган теш табибы Кәрим Биктин төшә. Ә аны төшерү тарихы болай була:
- Уразай якларына еш кына балыкка барабыз. Шулай берсендә табигать кочагында Илназ җыр сузып җибәрде. Һәм без аңа клип төшерергә тәкъдим иттек. Клип, чынлап та, бик кызыклы гына килеп чыкты, - ди Вилнур.
Сүз уңаеннан: клипта төшкән Мамадыш егете Фәнзил Галиев һәм Тукай авылында туып-үскән якташыбыз Ләйсән Гыйльметдинова концертны бик матур алып бардылар. Ләйсән - концертның сценарий авторы һәм режиссеры да.
Илназ улы Данияр белән "алай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк" дип җырлаганда залда алкышлар тынып тормады. Бу җырлары белән алар, Алабугада "Ике йолдыз" проектында катнашып, лауреат булганнар. Әнә шулай, улларында кечкенәдән сәхнәгә мәхәббәт тәрбияли Илназ. Кем белә, бәлки Фазлыевлар династиясен киләчәктә әле олы сәхнәләрдә күрергә насыйп булыр.
- Тәүге бу зур концертымны якташларыма күрсәтә алуым белән бәхетле мин бүген. Иганәчелек ярдәме күрсәткән "Агро-Кама" ширкәте директоры Ленар Нургаяновка, район мәдәният бүлеге җитәкчеләре Марс Гатауллин, Эльвира Нәбиевага, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимовка, сәхнәдәш дусларыма, тормыш чәчкәм Кадриягә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм, - диде Илназ концерт тәмамланганда.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев