Илнур Рәсүлев кулында тимер дә җанлана
Ул күп еллар җир эшкәртү өчен кирәкле агрегатларны үз куллары белән ясый
Районыбызда агач эшкәртү, итек басу, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, техника ясау, искесен сүтеп яңаны җыю белән мавыгучылар да шактый. Тирсә авылыннан Илнур РӘСУЛЕВ та – оста куллы райондашыбыз. Ул күп еллар җир эшкәртү өчен кирәкле агрегатларны үз куллары белән ясый.
Тумышы белән Барҗы авылыннан ул. Дүрт малай арасында иң төпчеге булып, кечкенәдән бер кисәкне дүрт өлешкә бүлү кирәклегенә төшенеп үсә.
Мәктәп еллары Барҗы авылын су баскан чорларга туры килеп, Рәсулевлар гаиләләре белән Кичкетаңга күченәләр. Урта мәктәпне тәмамлап, Кукмарада шоферлыкка укый ул. Армиядән кайтканнан соң Тирсә авылы сельхозтехникасына шофер булып урнаша.
Берничә ел ЗИЛ машинасында шофер булып эшләгәннән соң, полициянең линия бүлегенә күчә һәм Горькийга полиция хезмәткәрләре хәзерләү мәктәбенә укырга җибәрелә Илнур. Тирсә вокзалында урнашкан полиция постында остазы Сабир абый Мөҗипов җитәкчелегендә бу һөнәрнең нечкәлекләренә төшенә.
Биредә 2 ел, Әгерҗе вокзалындагы полиция постында 22 елдан артык хезмәт куя ул, тырышлыгы җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә. Пенсиягә
чыккач Тирсә янгын сүндерү бүлекчәсенә шофер булып эшкә урнаша. Яраткан шөгыльләрен күңеленең бер почмагына яшереп сакласа да, биредә бу осталыклары янәдән “баш калкыта”.
– Янгын сүндерү бинасын үз көчебез белән торгыздык дисәм дә ялгышмам. Оештыру сәләтенә ия Илнур Фәсхетдинов җитәкчелегендә тырыш команда эшләде. Ике янгын сүндерү машинасын сүтеп җыю, кирәкле барлык инструментлар сыярлык зур әрҗәләр, кар өрдергеч ясау кебек эшләрнең барысын да уртак көч белән башкардык, – ди әңгәмәдәшем.
Менә шул вакытларда кечкенәдән агач эшенә, тимердән ясалган җиһазларны сүтепҗыюга хирыслыгының файдасы тия дә инде.
– Мәктәп елларында үзләштергән машина белеме фәнен янә искә төшерергә туры килде. Әлеге фәннән имтиханны да “бишле”гә тапшырган идем, – дип дәвам итә Илнур абый.
Сәламәтлеге какшау сәбәпле эштән китәргә туры килгәч тә, төшенкелеккә бирелми ул. Киресенчә, бу аңа яраткан шөгыле белән ныграк мавыгырга этәргеч кенә бирә. Башта иске кер юу машинасыннан кычыткан чапкычы ясаса, соңрак яңа “эш аты” ясауга керешә.
Иң элек берничә иске техниканың детальләрен барлый, кайсысын нинди өлешенә кую схемасын төзи. Эшләргә уңайлырак булсын өчен ничек итеп җыю турында күп уйлана. Җәй көне юк кына әйберләрдән ясап чыга ул аны.
– Әлеге җир эшкәртү техникасын җыю өчен элеккеге “Урал” мотоциклының алгы өлеше, “Жигули” коробкасы һәм күпе ре, көчен арттыру өчен авыл хуҗалыгы машиналарының редукторлары файдаланылды. Күтәргече дә “Жигули”ныкы иде, быел үзгәртеп яңача эшләдем, – ди оста. Зур тырышлык куеп җыелган техника заводныкыннан бер дә ким түгел. Һәр өлеше игътибарны җәлеп итәрдәй.
Педальләренә аяк таймасын өчен резин галошның табанын куеп җайлаган хәтта. Аның белән җир сөрергә, бәрәңге өяргә, казырга була.
– Техниканы җыйдың да, шома гына эшләп китте түгел. Кулланылышка кергәч үзгәр тәсенүзгәртеп, төзәтәсентөзәтеп камилләштерә барам. Яз җиткәч майлыйм, ашалган сибен алыштырам. Җаен белеп кенә эшләтәм. Бакча эшләре тәмамлангач чистартып, юып гаражга кертеп куям, – дип дәвам итә Илнур абый.
– Мин иремә караганда да ныграк сөенәм. Никадәр кул хезмәтен техника башкара хәзер, – дип кушыла җәмәгате Елена апа. Сүз уңаеннан, алар бергәләп бакча үстерәләр, тавык-чебиләр асрыйлар.
Илнур абыйның алтын куллары белән тудырылган тимер эшләнмәләр авыл халкы игътибарыннан да читтә калмый. “Гомер көзенә кереп барганда да тик торуны белмәүче Илнур кебек авылдашларыбыз олы ихтирамга лаек”, – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев