Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Имтиханнарда – яңалыклар

Соңгы елларда Россия мәктәпләре эксперимент уздырыла торган мәйданны хәтерләтә: Бердәм дәүләт имтиханнары, мәгълүмати технологияләр, электрон журналлар.... Бердәм дәүләт имтиханнары инде яңалык түгел. Тик ел саен аны уздыру кагыйдәләре үзгәрә, камилләшә бара. Йомгаклау аттестациясе уздырудагы яңалыклар турында сөйләвен үтенеп, БДИның муниципаль координаторы Лилия Гәрәевага мөрәҗәгать иттек. - Лилия Мөнировна, быел БДИ...

Соңгы елларда Россия мәктәпләре эксперимент уздырыла торган мәйданны хәтерләтә: Бердәм дәүләт имтиханнары, мәгълүмати технологияләр, электрон журналлар.... Бердәм дәүләт имтиханнары инде яңалык түгел. Тик ел саен аны уздыру кагыйдәләре үзгәрә, камилләшә бара.
Йомгаклау аттестациясе уздырудагы яңалыклар турында сөйләвен үтенеп, БДИның муниципаль координаторы Лилия Гәрәевага мөрәҗәгать иттек.
- Лилия Мөнировна, быел БДИ уздыру кагыйдәләрендә сизелерлек үзгәрешләр бармы?
- Андый мөһим үзгәрешләр юк, анысы. Тик 1 февральдән югары уку йортларына керү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Быелдан югары уку йортына конкурстан тыш керә алу хокукы булган ташлама ияләре һәм олимпиада җиңүчеләре документларын бер уку йортына һәм бер белгечлек алу өчен генә тапшыра алачаклар. Башка абитуриентлар кебек үк алар документларын биш югары уку йортына бирә алалар, тик шуларның дүртесендә гомуми шартларда конкурс узарга туры киләчәк.
- Имтиханнарны бирү вакыты да билгеледер...
- БДИны тапшыруның төп этабы 28 майдан 31 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Нигезле сәбәп буенча имтиханнарны вакытында тапшыра алмаучылар (сәламәтлек буенча, армиягә чакырылу, чит илгә китү) срогыннан алда - 25 апрельдән 4 майга кадәр бирә алалар. 7 июльдән 16сына кадәр БДИ бирү буенча өстәмә этап уздырыла. Монысы - мәктәпне элеккеге елларда тәмамлаганнар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар өчен. Теләге булганнар инде хәзер үк мәктәпкә мөрәҗәгать итә ала. Гаризалар 5 июльгә кадәр кабул ителәчәк.
- Инде БДИ тапшыруга күнегеп барсак та, кайбер укучылар, ата-аналар да бу сүзне ишетүгә һаман куркып калалар. Хәзер исә, 9 сыйныфта да яңа формада имтихан тапшырырга кирәк...
- Чыннан да, тугызынчылар өчен дә яңа формада имтиханнар БДИныкына охшаш система буенча уздырыла. Дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) яңа формада уздыру нәкъ менә укучылар тест язуга тыныч карасыннар, куркып калмасыннар өчен эшләнә. 10 мартта районның 9 сыйныф укучылары өчен 2нче шәһәр мәктәбе базасында рус теле буенча имтихан тапшыруда репетиция уздырылачак.
- Яңалыклар арасында татар теленнән яңа формада имтихан тапшыру да бар бит әле.
- 9 сыйныф укучысы татар теленнән ничек тапшырырга икәнлеген үзе сайлый: яңа формадамы яисә традиционмы. Бу яңалык укучының татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак ничек белүенә дөрес бәя бирү өчен кирәк.
- БДИга әйләнеп кайтыйк әле. Аны уздыру кагыйдәләре имтихан тапшыручыларга да, оештыручыларга да яхшы таныш. Әмма тәртип бозу очраклары булып тора.
- Чыннан да, Татарстанда да тәртип бозу очраклары булгалый. Тәртип бозган өчен җаваплылык закон нигезендә билгеләнә. Андыйлар имтиханнардан чыгарылып җибәрелә, эш нәтиҗәләре юкка чыгарыла, гаеплеләргә карата административ эш кузгатыла. Гражданнарга 3 мең сумнан алып 5 меңгә, җаваплы затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Гомумән, имтиханнар барышы прокуратура, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең контролендә тора. БДИны кабул итү пунктларына Казаннан - дәүләт имтихан комиссиясеннән вәкилләр килә. Җәмәгать күзәтүчеләре буенча да яңалык бар. Алар арасында мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре булырга тиеш түгел. Күзәтүчеләргә быел таныклык та бирелә.
- Чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм укытучыларга быелгы имтиханнарны тапшыруда уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш
- Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев