Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Имтихан – әти-әни өчен дә зур сынау

Әти-әни үз баласына имтиханнарда әзерләнүдә ничек ярдәм итә ала? Район Мәдәният сараенда 19 мәктәптән җыелган өч йөзләп ата-анага әнә шул хакта сөйләделәр. Контроль каты булачак Быел да укучылар математика, рус теленнән мәҗбүри имтихан тапшыралар. Аерма шунда гына: математикадан имтихан база һәм профильле булачак. Сайлап алу имтиханын кайсы фәннәрдән бирәчәкләрен билгеләү...

Әти-әни үз баласына имтиханнарда әзерләнүдә ничек ярдәм итә ала? Район Мәдәният сараенда 19 мәктәптән җыелган өч йөзләп ата-анага әнә шул хакта сөйләделәр.
Контроль каты булачак
Быел да укучылар математика, рус теленнән мәҗбүри имтихан тапшыралар. Аерма шунда гына: математикадан имтихан база һәм профильле булачак. Сайлап алу имтиханын кайсы фәннәрдән бирәчәкләрен билгеләү өчен көннәр санаулы калып бара. Аларның санын, кайсы уку йортына керергә теләвенә карап, укучы үзе билгели.
- Кайсы фәннәрдән сайлап алу имтиханнарын тапшыруы турындагы гариза 1 февральгә кадәр генә кабул ителә, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Аидә Йосыпова.
Быел кайбер фәннәрдән минималь чик үзгәргән. Әйтик, математикадан укучылар кимендә 27 балл (узган ел 24 иде), чит телләрдән 22 (20), җәмгыять белеменнән 42 (39) балл җыярга тиеш. Рус теле, физика, химия, биологиядән минималь баллар саны үзгәрешсез - 36.
Укучылар чыгарылыш имтиханнарын 2, 3нче шәһәр һәм Тирсә мәктәпләрендә тапшырачаклар. Әгәр кайсыдыр сайлап алу фәне буенча район күләмендә укучылар саны 15тән ким җыела икән, аларны БДИ тапшыру өчен Чаллыга алып баралар. Имтихан бирү пунктларының барысына да видеокүзәтү системалары һәм металлодетекторлар куелачак. БДИ тапшыруның төп срогы 25 майдан алып 19 июньгә кадәр. Укучылар имтиханга пропуск, паспорт, гельле ручка гына алып килә алалар.
Имтиханнар бирүгә кагылышлы барлык мәгълүматны Интернетта ЕГЭ-2015, ФИПИ рәсми сайтларында табарга була. Сораулар белән 22900, 22902 телефоннары буенча район мәгариф идарәсенә дә шалтырата аласыз.
Стресстан ничек котылырга?
Бу хакта җыелышта 1нче гимназиянең педагог-психологы Варвара Булычева бәян итте.
- Имтихан - бала өчен генә түгел, әти-әни өчен дә зур стресс. Шулай да үзегезне кулга ала белегез һәм ул-кызыгызны да "Без сиңа ышанабыз, син булдырасың" дип тынычландырып торыгыз, - диде ул.
Психолог күзлегеннән караганда, имтиханга әзерләнү өчен иң кулай вакыт кичке сәгать 5тән алып 8гә кадәр ара икән. Шулай ук көндәлек режимны үтәү, 8 сәгатьтән дә ким йокламау, дөрес туклану да бик мөһим. Имтиханга әзерләнгәндә укучыларга күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, балык, ит белән тукланырга киңәш ителә. Шоколад, чи кишер ашау да бик файдалы.
- Кайбер әти-әниләр балаларын тынычландыру өчен имтихан көнендә аларга нинди дә булса дару препараты бирәләр. Бу һич тә ярамый, чөнки укучының уйлау, фикер йөртү сәләте кими, - диде психолог.
Кем булырга?
Чыгарылыш укучылары арасында һаман да нинди һөнәр сайларга, моның өчен кайсы уку йортына керергә икәнлеген билгели алмаганнары да бар. Һөнәр сайлау - кием сайлау гына түгел бит.
- Моның иң гади юлы шул: башта үзегезгә таныш һөнәрләрнең исемлеген төзегез һәм "ә мин кем булырга теләмим?" дип, әлеге исемлектән үзегез яратмаган һөнәрләрне сызыгыз. Исемлектә күңелегезгә хуш килә торган һөнәрләр генә калгач, шуларның кайсысы сезгә туры килүен билгеләве җиңелрәк булыр, - дигән киңәшен җиткерде 2нче мәктәп педагог-психологы Елена Сизова.
Кемдер һөнәрне аның популярлыгына, күбрәк акча эшләү мөмкинлегенә карап сайлый.
- Кайсы да булса һөнәр турында никадәр күбрәк белсәң, шуның кадәр аның сиңа туры килү-килмәвен ачыклау җиңелрәк. Балагызның вакыты юк икән, һөнәрне җентекләп өйрәнүдә сез ярдәм итегез, - дип мөрәҗәгать итте ул әти-әниләргә.
Җыелышта тагын бик күп чыгышлар булды. Аларның нигезендә "Һәр ситуациядән чыгу юлын табарга мөмкин. Иң мөһиме: барысы да яхшы булачагына ышанырга кирәк" дигән фикер ята.
- Укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруы безнең өчен дә бик мөһим. Укучыларыбызның сынатмаячагына ышанабыз. Алар әлеге имтиханнарга 11 ел буе әзерләнәләр. Ә имтихан көне - белгәнеңне күрсәтү өчен бер форсат кына ул. Узган ел БДИ нәтиҗәләре буенча безнең район 42 район арасында 12нче урынга күтәрелә алган икән, быелгы күрсәткечләр тагын да яхшырак булыр дип өметләнәбез, - дигән сүзләр белән нокта куйды җыелышка район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
- Җыелыш бик тә файдалы, кызыклы булды, бик күп яңалык ишеттек, - диде Мәдәният сараеннан чыкканда Красный бордан килгән Лилия Галимуллина.
Бу - җыелышта катнашкан барлык әти-әниләрнең уртак фикере.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев