Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иң яхшы участок вәкилен бергәләп сайлыйк

Участок вәкилләренә халыкның ышанычын арттыру, әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Россия Эчке Эшләр министрлыгы быел да "Халык участок вәкиле" дип аталган традицион Бөтенроссия конкурсы уздыра. Әлеге бәйгедә катнашу өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бәйге комиссиясе полиция участок вәкллиләре арасыннан ике кандидатура тәкъдим итте. Болар - полиция капитаны...


Участок вәкилләренә халыкның ышанычын арттыру, әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Россия Эчке Эшләр министрлыгы быел да "Халык участок вәкиле" дип аталган традицион Бөтенроссия конкурсы уздыра.
Әлеге бәйгедә катнашу өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бәйге комиссиясе полиция участок вәкллиләре арасыннан ике кандидатура тәкъдим итте. Болар - полиция капитаны Айдар ӘХМӘТШИН һәм полиция майоры Александр ГЛУХОВ.

Әлеге вәкилләрне яклауда сез дә катнаша аласыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Моның өчен сездән аларны яклап Интернетта тавыш бирүегез генә сорала.
Ә тавыш бирү тәртибе түбәндәгечә. Иң элек Әгерҗе муниңипаль районы сайтына керергә кирәк. Аннан түбәндәге гамәлләрне башкарабыз: сул як колонкадан "Хокук саклау органнары", аннан "РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге", аннан "Халык участок вәклиле" Бөтенроссия бәйгесе", бераз астарак "Тавыш бирергә" дигән сүзләргә басарга кирәк. Инде тавыш бирергә теләгән кандидатурагызны күрсәтәсе һәм "җибәрергә" дигән төймәгә басасы гына кала.
Бәйгегә старт бүген бирелде һәм ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Полициянең иң яхшы участок вәкилләрен бергәләп сайлыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев