Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Инсия Гобәйдуллина: “Әгерҗе хәбәрләре”н укып сагышларымны басам

Нарат авылына күчеп кайтканнан бирле Гобәйдуллиннар гаиләсенең “Әгерҗе хәбәрләре” газетасына язылмый калганнары юк

“Тормыш юлым ал да гөл булмады. Олыгайгач сәламәтлек тә нык кына какшады. Күңелемне юатырга, ярый әле, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы бар”, – ди Нарат авылында яшәүче Инсия апа ГОБӘЙДУЛЛИНА.

Ул тумышы белән Актаныш районыннан. 27 яшенә кадәр туган авылында яшәсә дә, аннан соң ул билгеле сәбәпләр аркасында Сарапулга китеп урнаша. Анда ит комбинатында эшләгәндә Нарат авылы егете Рафис белән танышып гаилә коралар, өч малайга гомер бүләк итәләр. 

–    Гомер ахырына кадәр бәлки шәһәрдә яшәгән дә булыр идек, әмма каенанам Наҗия вафат булганнан соң, иремнең төп нигезен буш итмик дип Наратка күченеп кайттык, – ди Инсия апа.

Сүз уңаеннан: килен белән каенана бик тату яшиләр. Наҗия апа соңгы сулышын да Инсия апаның кулларында ала, килененә олы рәхмәтләрен әйтеп мәңгелеккә күзләрен йома. 

–    Чынлап та, ирем Рафисның эчеп үртәгән чаклары еш булса да, каенанама бер тапкыр да зарланмадым. “Әни” дип ачык йөз белән кайтып керә, бөтен эшләрендә булышып китә идем, – ди райондашыбыз.

Каенана-каенатасы изге күңелле булганга, аларның җылысы сакланган өйне  ятим итәселәре килми аларның. Наратка кайткач Инсия апа фермада үгезләр һәм таналар карый. Ире эретеп ябыштыручы булып эшли. Малайлар да үсеп буйгы җитәләр. 

–    Олы улыбыз Илнарның армиягә китәр вакытын дулкынланып көттем. Ул вакытта Чечняда бәрелешләр бара иде. Ул да ел ярым “кайнар нокта”да булды. Хатлар озак йөри, хәбәре булмагач хәрби комиссариатка кадәр бардым, – дип сөйли Инсия апа.

Илнар, авырып, озак вакыт госпитальдә дә дәвалана. “Аны туган якларда каршы алган мизгелләр – әле дә күз алдында”, – ди Инсия апа. 
Әмма әни кеше өчен бу кыенлыклар беренчесе һәм соңгысы булмый әле. Илнар кайтуга армия сафларына алынган Радиска да Чечняда хезмәт бурычын үтәргә туры килә. Ул каты яралана да.

–    Бу еллар мине шактый олыгайтты. Улларым өчен бик кайгырдым. Исән-сау булуларын теләп көн-төн Ходайга ялвардым, – ди, күз яшьләрен сөртеп Инсия апа.

Илнар да, Радис та тормышта үз юлларын тапканнар. Әтиләре вафатыннан соң әниләренә карата хөрмәтләре тагын да арткан. Берсе Удмуртиянең Черново авылында, икенчесе Сарапулда яшәсәләр дә атна саен кайталар, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Ә төпчек малай Ринат әнисе белән гомер кичерә.

Нарат авылына күчеп кайтканнан бирле Гобәйдуллиннар гаиләсенең “Әгерҗе хәбәрләре” газетасына язылмый калганнары юк.

–    Без район үзәгеннән 120 чакрым ераклыктагы авылда яшибез. Район хәбәрләрен белү өчен бердәнбер мәгълүмат чыганагы ул – “Әгерҗе хәбәрләре”. Ул килгән көн - минем өчен бәйрәм. Бер хәрефен калдырмый укыйм. Ул – юанычым да, сагышларымны басучы да, – ди 72 яшьлек әбунәчебез.
Инсия апа бу көннәрдә хастаханәдә дәвалана. Анда да район басмасын күпләп алып килгән. Аларны палатадагы өлкән яшьтәге райондашларыбыз да яратып укыйлар, ди әбунәчебез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев