Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Интернет аша эш табып була

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт яңа проект - "Работа в России" дигән порталны эшләтеп җибәрде. Хәзер эш эзләүчеләр сайт аша - эш, эш бирүчеләр эшче-хезмәткәр таба ала. Сайтка эш урыннары буенча мәгълүмат Россиянең бөтен төбәкләреннән җыела. ПОРТАЛНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ Иң мөһиме, "Работа в России" порталында бөтен сервис бушлай. Мәгълүмат даими...

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт яңа проект - "Работа в России" дигән порталны эшләтеп җибәрде. Хәзер эш эзләүчеләр сайт аша - эш, эш бирүчеләр эшче-хезмәткәр таба ала. Сайтка эш урыннары буенча мәгълүмат Россиянең бөтен төбәкләреннән җыела.
 
ПОРТАЛНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ
Иң мөһиме, "Работа в России" порталында бөтен сервис бушлай. Мәгълүмат даими яңартылып торыла. Портал мошенниклардан сакланган.
ПОРТАЛДА БАЙ МӘГЪЛҮМАТ
Сайт аша эш табып, шунда күченеп китәргә теләүчеләр өчен порталда бу төбәктәге яшәү шартлары турында бай мәгълүмат тупланган. Бөтен төбәкләр социаль-икътисади үсеш буенча рейтингка тезелгән. Фатир бәяләре, азык-төлек хаклары, уртача хезмәт хакы, балалар бакчаларына урыннар, башка социаль объектлар турында тулы мәгълүмат табарга була.
НИЧЕК ФАЙДАЛАНЫРГА?
Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәркем "Работа в России" ресурсыннан файдалана ала. Сервис мәйданчык кебек төзелгән. Анда эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр бер-берсен тиз таба. Эш эзләүче үзе турында резюме урнаштыра ала. Теләсә кайсы вакансия буенча хат язарга һәм әңгәмә корырга була.
НИНДИ ЭШ УРЫННАРЫ БАР?
Бүген төзелешләргә бик күп эшчеләр кирәк. Порталда 1,4 миллион эш урыны бар. Шуларның 100 меңе төзелеш тармагы өчен. Табиблар, шәфкать туташлары, машина йөртүчеләргә сорау зур.
БЕЛЕШМӘ:
Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе районы буенча филиалы райондагы вакансияләр буенча көн саен Рострудка мәгълүмат җибәреп тора. Өендә Интернет булмаган эшсез гражданнар, әлеге филиалга килеп, мәгълүмат залындагы компьютердан Гомумроссия вакансияләр банкыннан үзенә эш эзли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев