Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Интернет аша язылырга була

\Халыкны социаль яклау идарәсендә белгечләргә чират торасыгыз килмәсә, Интернет аша языла аласыз. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп "шәхси кабинет " аша электрон заявка калдырырга мөмкин. Менә бу төр хезмәтләргә Интернет аша языла аласыз: - пенсионерларга юл өчен ай саен бирелә торган түләү; - торакка һәм...

\Халыкны социаль яклау идарәсендә белгечләргә чират торасыгыз килмәсә, Интернет аша языла аласыз.
 
Моның өчен uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп "шәхси кабинет " аша электрон заявка калдырырга мөмкин. Менә бу төр хезмәтләргә Интернет аша языла аласыз:
- пенсионерларга юл өчен ай саен бирелә торган түләү;
- торакка һәм коммуналь хезмәтләргә субсидия;
- балага айлык пособие;
- сабый тугач бер тапкыр бирелә торган пособие;
- эшләгән оешмалары беткән авырлы һәм бала тапкан хатыннарга ай саен бирелә торган пособие билгеләү;
- балалар бакчасына түләүләргә өстәмә компенсация;
- 18 яшькә кадәрге өч яки аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия-ташлама билгеләү өчен.
Шулай да түбәндәгеләрне истә отыгыз: Интернетта 2нче адымны узганда (гариза бирү) "шәхси кабинетка Идентификация һәм Авторизация бердәм системасы (ЕСИА) аша керергә" дигән "тәрәзә" чыга. Моның аша "шәхси кабинет"ка кергәндә теркәлү узарга, ягъни паспорт һәм СНИЛС белешмәләрен кертергә кирәк.
Теркәү узгач, шәхси белешмәләр Пенсия фонды һәм миграцион хезмәттә тикшерелә. Тикшерүне узганнан соң электрон заявка кабул ителә.
Сания РӘХМӘТУЛЛИНА,
халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев