Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Инвалид балалар өчен мөмкинлекләр арта

3 нче шәһәр мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уңайлы мохит тудыру өчен Татарстан Республикасы казнасыннан 2 миллион 178 мең сум акча бүлеп бирелгән иде. Биредә төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Татарстанда инвалидларга уңайлы шартлар тудыру максатында "Уңайлы мохит" программасы кабул ителгән иде. Менә шул программа кысаларында 3нче шәһәр мәктәбе территориясенә керү...

3 нче шәһәр мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уңайлы мохит тудыру өчен Татарстан Республикасы казнасыннан 2 миллион 178 мең сум акча бүлеп бирелгән иде. Биредә төзелеш эшләре ахырына якынлаша.

Татарстанда инвалидларга уңайлы шартлар тудыру максатында "Уңайлы мохит" программасы кабул ителгән иде. Менә шул программа кысаларында 3нче шәһәр мәктәбе территориясенә керү юлында ук физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңайлы мохит башлана. Капкадан башлап мәктәп бинасына кадәр диярлек бик тә уңайлы пандус ясалган. Төзүчеләр бинага керү ишеген дә киңәйткәннәр. Монда коляскалы инвалидлар өчен тагын пандус ясап куганнар. Пандус та, баскычлар да, керү мәйданчыгы да резина вагы белән капланган. Ул бигрәк тә бозлавыкта таймас өчен уңайлы.
Мәктәпнең нигездә беренче каты инвалидлар өчен уңайлы итеп эшләнгән. Биредә бәдрәфләр үзгәртеп корылган. Икесендә дә коляскалы инвалидлар өчен кабинкалар киңәйтелгән, тоткычлар ясалган. Аларга мәктәп ашханәсенә керү өчен дә аерым ишек ясалачак. Кыскасы, бу мәктәптә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уңайлы булачак дип ышанабыз.
Мондый уңайлы мохит ни өчен нәкъ менә 3нче мәктәптә ясалды соң диярсез кайберәүләрегез. Бу мәктәп яңа һәм анда башка уңайлыклар да күп. Балалар өчен район күләмендәге күп кенә чаралар да шушы мәктәптә үткәрелә.
- Районыбызда физик мөмкинлекләре чикле 165 бала яши. Аларның күбесе өй шартларында гына белем ала. Кайберләре "Телешкола" дигән дистанцион уку системасы нигезендә укый. Ләкин аларга яшьтәшләре белән аралашу җитми. Ә бу бик тә мөһим. "Уңайлы мохит" программасы нәкъ менә шуңа юнәлтелгән дә инде. Балаларыбыз бу мәктәпкә килеп белем алсын, төрле чараларда катнашсын, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп аралашсын, сабакташлары аларга кимсетеп карамасын, ярдәм итәргә өйрәнсен өчен башкарылган эш инде бу, ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Әлеге идарәнең инвалид балалар белән эш итүче баш белгече Гүзәл Капилова да сүзгә кушылып болай диде:
- Хәзер инклюзив укыту турында бик күп сөйлиләр. Бу - инвалид балаларның гадәти мәктәптә башкалар белән бергә укуы. Тиздән без дә бу системаны тормышка ашыра башларбыз дип уйлыйм.
Мәгариф идарәсендә киләчәктә Тирсә һәм Красный бор мәктәпләрендә дә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит тудырылачагын хәбәр иттеләр. Бу - заман таләбе. Бала беркайда да үзен кимсетелгән итеп хис итмәскә һәм яшьтәшләре белән аралашып үсәргә тиеш.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев