Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Инвалид коляскасы кирәк

“Җәмәгатем инвалид коляскасында хәрәкәтләнә.."

“Җәмәгатем инвалид коляскасында хәрәкәтләнә. Күптән түгел ул ватылды да ремонтка тапшырырга туры килде. Хәзер аны күтәреп йөртергә мәҗбүр без. Районда колясканы вакытлыча берәр каян алу мөмкинлеге юкмы?” М.МИХАЙЛОВА.

Сорауга районның Ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Равия ЛУТОШКИНА җавап бирә:

– Быел яз көне “Татнефть” фонды тарафыннан уздырылучы социаль проектлар бәйгесендә “Халыкның зәгыйфь катламын яклау” номинациясендә җиңү яулап, 500 мең сум грант алган идек. Әлеге акчага техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү үзәге булдыру турында килештек. Проект кысаларында түбәндәге тернәкләндерү чаралары алынды: инвалид коляскасы, костыль, инвалид таяклары, инвалидлар өчен ходунки, санитар яктан җиһазландырылган урындык, ваннада утыру өчен җайланма, ванна өчен табурет, балалар өчен инвалид коляскасы. Тернәкләндерү чаралары Әгерҗе районында гомер кичерүче, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга бирелә. Болар – шәхси тернәкләндерү программасы нигезендә даими куллануга техник тернәкләндерү чарасы алуга чиратта торучы инвалидлар (техник чараны алганчыга кадәр); техник тернәкләндерү чарасын вакытлыча ремонтка тапшырган инвалидлар (ремонт барышы вакытына); медицина күрсәтмәләре буенча (операция, җәрәхәтләнү) тернәкләндерү чараларына мохтаҗ булганнар (тернәкләнү чорына). Барлык техник чаралар да сертификацияләнгән һәм бушлай  бирелә.

Тернәкләндерү чарасын алу өчен Инвалидлар җәмгыятенә (Әгерҗе, Гагарин урамы, 11нче йорт. Эш көннәре: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 9-12 сәгатьләрдә) мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефоннар: 89600478147 (Равия Лутошкина), 89625669574 (Наталья Петухова).

Фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев