Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче ханым бакчасын гөл итеп тота

    Үз күзләрем белән күрмәсәм, йорттагы, бакчадагы, урам яктагы искиткеч чисталык-тәртипне инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче 72 яшьлек Гөлфирә апа ФӘХРЕТДИНОВА булдыруына ышанмас та идем, бәлки. Әмма күргәч, бермәлгә сүзсез калдым... Без барып кергәндә коляскасында тиз-тиз хәрәкәтләнеп табын әзерләү белән мәшгуль иде Гөлфирә апа. Без дигәнем - күршесе Әлфия Касыймова һәм мин. -...

    Үз күзләрем белән күрмәсәм, йорттагы, бакчадагы, урам яктагы искиткеч чисталык-тәртипне инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче 72 яшьлек Гөлфирә апа ФӘХРЕТДИНОВА булдыруына ышанмас та идем, бәлки. Әмма күргәч, бермәлгә сүзсез калдым...

    Без барып кергәндә коляскасында тиз-тиз хәрәкәтләнеп табын әзерләү белән мәшгуль иде Гөлфирә апа. Без дигәнем - күршесе Әлфия Касыймова һәм мин.

    - Әле ярый, шушы Аллаһ биргән күршеләрем бар. Алар булмаса, мин ике кулсыз, - дип, Әлфиягә, икенче як күршеләре Алсу һәм Сабир абый Рәхимовларга рәхмәт укып алды ул. Табын артында сүз үзеннән-үзе үткәннәргә барып тоташты.

    Тумышы белән Арча районы Шушма авылыннан икән Гөлфирә апа. Язмыш озак кына вакыт Казахстан якларында йөрткәннән соң Әгерҗегә кайтып төпләнгәннәр. Биредә яшәүләренә дә 25 ел инде.

    - Шуның 17 елында шикәр чире белән газап чигәм, - ди ул.

    Моннан биш ел элек әлеге авыру аркасында сул аягын кискәннәр. Уң аягымның да рәте юк, ди. Көн саен үз-үзенә инсулин кадый.

    - Менә шундый хәлдә дә таң белән хәрәкәттә Гөлфирә апа. Без йокыдан торганчы, аның уты янган була инде. Ә эш кызу вакытта вакытта иртүк бакчасында ул, - ди Әлфия.

    Сүз уңаеннан: Гөлфирә апаның җәмәгате Таһир моннан ун ел элек вафат булган. Хәзер төпчеге Әнвәр белән икәү яшиләр. Улының ир-ат эшләренә кулы ятып тора. Ә менә башкаларын Гөлфирә апа үзе эшли.

    - Февраль аеннан әрҗәләргә үсентеләр утырта башлыйм. Алар борын төртә башлагач, тормыш та җанланып киткәндәй тоела. Яз җитүен түземсезлек белән көтеп алам. Урамга коляска белән чыга алмасам, шуышып чыгам. Менә шулай, шуышып, язын түтәлләргә орлык чәчәм, үсенте утыртам, чүбен дә утыйм. Чүпкә үсәргә ирек бирмим мин, урак белән урып кына торам, - ди.

    Тәрәзәдән бакчага күз салгач, андагы чисталыкка, тәртипкә соклануымның чиге булмады. Рәт-рәт түтәлләр инде казылып куелган, алар арасында да ник бер чүп үләне булсын! Бакча җиләкләре эшкәртелгән, араларында чәчәк атып утыручылары да бар. Алары ике тапкыр җиләк бирәдер, күрәсең. Агач-куаклар - барысы да тәртиптә.

    Гөлфирә апа көзге нигъмәтләрен җыеп запаслап куйган инде. Болар - помидор-кыяр, кишер-чөгендер, суган-сарымсак, кәбестә, борыч, хәтта баклажанга кадәр бар. Кышка төрледән-төрле салат, кайнатмалар да күп итеп әзерләгән. Үзенә төрле дару үләннәреннән төнәтмәләр дә ясаган.

    - Төнәтмәне хәтта бәрәңге үрентесеннән дә ясыйм. Үләннәрне әйтеп тә тормыйм. Һәр очрак өчен төнәтмәм әзер. Ярага - бер төрле, башкасына - икенче. Дарусыз булмый. Ий, ул яраларның әрнегәне, сызлаганы... - дип, берара моңсуланып алса да, шунда ук шаяруга күчә. Һәм искиткеч моңлы тавыш белән җыр суза:

    - Арча якларына карыйм,

    Дустым Арча ягында шул...

    - Их, аягым булсамы... Арчага йөгереп кенә кайтып килер идем. Элеккеге кебек тәмле итеп самса, пылау, бишбармаклар пешерер идем....

    - Шушы хәлендә дә улы кайтуына һәрчак кайнар ризыгы әзер, табыны корылган була. Тузанны да сөртеп кенә тора, - ди Әлфия.

    Хуҗабикәсе шундый булгангадыр, өй эчендә гөлләре дә шаулап үсә аның. Аларга да тузан кундырмый Гөлфирә апа.

    ...Безне изге теләкләр белән озатып калды ул. Моңлы тавышы озак вакытлар колакта яңгырап торды. Тиз-тиз коляскада хәрәкәтләнгәне күз алдыннан китмәде. Аның көчле рухы алдында бик тә көчсез итеп тойдым мин үземне...

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: