Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Инвалидлар декадасы башлана

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны инвалидлар декадасында төрле чаралар көтә: 3 декабрьдә район Мәдәният сараеның "Мечта" студиясе артистлары 3нче мәктәптә "Әкияттә кунакта" спектаклен тәкъдим итәләр. Шунда ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар ясаган рәсемнәрдән, кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырыла, тренинг, викториналар үткәреләчәк. 5 декабрьдә көндезге...

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны инвалидлар декадасында төрле чаралар көтә:

3 декабрьдә район Мәдәният сараеның "Мечта" студиясе артистлары 3нче мәктәптә "Әкияттә кунакта" спектаклен тәкъдим итәләр. Шунда ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар ясаган рәсемнәрдән, кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырыла, тренинг, викториналар үткәреләчәк.
5 декабрьдә көндезге сәгать 1дә Мәдәният сараена "На краю стою" фильмын карарга чакыралар.
6 декабрьдә сәгать 10да район Мәдәният сараенда физик мөмкинлекләре чикләнгән зурларны кызыклы чаралар көтә: иҗади остаханәләрнең мастер-класслары, шашка ярышы, вакансияләр ярминкәсе оештырыла, юристлар сорауларыгызга җавап бирәчәкләр. Шул ук көнне "Ровесник" клубында инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм үткәрелә.
10 декабрьдә "Мечта" студиясе коррекцион мәктәп-интернат укучыларына "Волшебный колпачок" спектаклен тәкъдим итә.
Декада барышында сезне район тарихы музеена кызыклы сәяхәт көтә. Инвалид балаларның өйләренә килеп хәлләрен беләчәкләр.

ИНВАЛИДЛАРГА - ТАШЛАМАЛАР
3 декабрьдә инвалидларга кайбер көнкүреш хезмәтләре дә ташламалы шартларда күрсәтеләчәк:
"Ева", "Удача", "Азинский", "Булат" сәүдә үзәгендәге чәчтарашханәләрдә инвалидларга - 50 процент ташлама.
Джаметов, Щетилин, Шакиров, Сырых автомастерскойларында май алыштыру, диагностикага да ташлама - 50 процент.
Дәүләтшин, Яушев аяк киемнәрен - 20, Матвеев 50 процент ташлама белән ремонтлыйлар.
Боталова, Егорова докуменка фотоларны ярты бәясенә ясыйлар.
Хуҗахмәтова, Шматова өс киемнәрен 50 процент ташлама белән төзәтеп тегәләр.
3 декабрьдә Альянс (телефоны 21300), Каскад (25000), Рэтрал (23000), Сокол таксилары (23800) инвалидларны шәһәр буенча 50 сумга йөртәчәкләр.
4-8 декабрьдә шәһәр мунчасында инвалидларга 50 процент ташлама.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев