Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Район прокуроры урынбасары аңлата

РФ Җинаять кодексына “Административ җәзага тартылган һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы” дип аталган яңа маддә (264.2) кертелде. 

Бу хакта Әгерҗе районы прокуроры урынбасары Антон ПОЛЯКОВ аңлата:

–    Элек тә шушы ук тәртипне бозганы өчен “права“дан мәхрүм ителгән шоферны, тизлек режимын өченче тапкыр 60 яки 80 км/сәг.тән күбрәккә арттырган, каршы як полосага чыгуга юк куйган өчен, җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

Яңа маддә нигезендә 200-300 мең сум күләмендәге штрафтан алып ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган. Элек тә шушы маддә буенча хөкем ителгәннәр өчен җәза тагын да катгыйрак: өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Моның белән бергә алты елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю ихтималы да бар. Бәлки нәкъ менә иректән мәхрүм итү транспорт чаралары белән идарә иткәндә игътибарлырак булырга һәм юл кагыйдәләрен кабат бозмаска этәрер. Тәҗрибә шуны күрсәтә: юл-транспорт һәлакәтләренең күбесенең сәбәбе – каршы як полосага чыгу, тиешле тизлектән арттыру. Ни кызганыч, аларның күбесе аяныч тәмамлана...         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев