Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ирләр дә елый...

Әфганстан... Меңләгән аналарны газиз улларыннан мәңгелеккә аерган, сөйгәннәрне ялгызлыкта калдырган, сабыйларны ятим иткән сугыш ул. 1979-89 елларда ун ел барган канкойгыч сугышта 15 меңгә якын совет солдаты башын салды, 35 меңе яраланды, 300е хәбәрсез югалды һәм әсирлеккә эләкте. Хәрби-интернационалистларны искә алу көнендә Көчек мәктәбендә "Батырлар - безнең арада" дигән темага...

Әфганстан... Меңләгән аналарны газиз улларыннан мәңгелеккә аерган, сөйгәннәрне ялгызлыкта калдырган, сабыйларны ятим иткән сугыш ул. 1979-89 елларда ун ел барган канкойгыч сугышта 15 меңгә якын совет солдаты башын салды, 35 меңе яраланды, 300е хәбәрсез югалды һәм әсирлеккә эләкте.
Хәрби-интернационалистларны искә алу көнендә Көчек мәктәбендә "Батырлар - безнең арада" дигән темага йөрәкләргә үтеп керердәй дәрес уздырылды. Анда хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгән Тирсәдән Рәшит Гарифуллин, Варкләд-Бодьядан Виталий Михайлов, Шаршадыдан Илдар Гайнуллин, Илшат Садриев, Әгерҗедән Тәфкил Закиров һәм райондагы "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов катнаштылар. Ә бу тирәдәге авыллардан барысы 10 егет әфган сугышында булган. Кызганычка каршы, ут эченнән туган якларга исән-сау кайткач Анатолий Мадеев һәм Илгизәр Гыйззәтуллинның гомерләре иртә өзелгән.
Әнә алар, утны-суны кичкән ветераннар... Күкрәкләрендә батырлык өчен алган орден-медальләре ялтырый. "Әфганстанда барган канкойгыч сугыш тарихта гына калса да, аның яралары һаман да үзен сиздереп тора. Никадәр яшь гомерләр өзелде бит анда! Иптәшләребезне цинк табутта озатканда күпме күз яшьләре түктек. Нинди каты бәгырьле ир-егетләр дә яшьләрен тыя алмады ул чакта. Шушы афәт искә төшсә, әле хәзер дә күңелләр тула", - диделәр әфганчылар.
10 сыйныф укучылары - мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Тургай" түгәрәге әгъзаләре якташ әфганчылар турында күңел кылларын тибрәтерлек итеп сөйләделәр. Әнә, Виталий Михайлов хәрби бурычын үтәгәндә шофер вазифасын башкара. Сугыш кырында аңа дошман белән бергә-бер калырга да туры килә. "Армия Сезне үзгәрттеме?" дигән сорауга ул: "Әлбәттә. Армия бездән чын кеше ясады. Баштан кичкәннәр әле дә төшкә кереп йөдәтә. Әмма без беркайчан да сер бирмәдек. Ватан алдындагы бурычыбызны намус белән үтәдек. Хатларны да зарланып язмадык, якыннарыбызның болай да кара кайгыда икәнен белә идек инде", - диде ул.
Ә Илшат Садриев бүлекчә командиры, соңыннан снайпер була. "Разведкаларга йөрүләрне, засадаларга эләгүләрне, дошман белән күзгә-күз очрашуларны онытырлык түгел", - ди ул. "Әтием белән горурланам. Ул сугышта күргәннәрен бик сөйләргә яратмаса да, фотосурәтләрен караганда тирән уйга чума", - ди кызы Айгөл дә.
1985 елның язында Шаршады авылында Гайнуллиннар гаиләсендә Илдарны армиягә озату мәҗлесе гөрли. Яшьләр күңел ача, җыр-бию тынып тормый, әмма булачак солдатның әнисе генә бик боек күренә. Ул бертуктаусыз: "Исән-имин йөреп кайт, балам", - дип теләк тели. Илдар Әфган җирендә шофер булып хезмәт итә. 18 яшьлек егет үлем белән күзгә-күз очрашканда ниләр турында уйлады икән? Әлбәттә, аның күз алдына туган җире, якыннары, газиз әнисе килә. Кызганычка каршы, гомерләре шунда өзелгән ике иптәшен әле хәзер дә оныталмый ул. Ә исән калган дуслары белән бүген дә элемтәне өзми. "Балаларыбызга сугышларны күрергә язмасын. Аналарны хәсрәт утына салмасыннар. Дөньяда бары сабыйларның шат авазлары гына яңгырасын", - диде ул. Укучылар: "Солдат тормышы гел канкойгыч вакыйгалардан гына тормаган. Аз гына булса да күңелле мизгелләр дә булгандыр. Шулар турында сөйләгез әле", - дигәч, "Безнең өчен иң истә калганы шул булды: ике ай буе сохарисыз, иписез яшәгәннән соң, безгә, ниһаять, ипи китерделәр. Менә шунда сөенечтән күздән яшьләр чыкты", - диде Илшат, хатирәләргә бирелеп.
Тирсә егете Рәшит Гарифуллин 1970 елның 25 декабрендә Әфганстанга җибәрәчәкләре турында хәбәр ала. "Безгә куркыныч та, кызык та иде ул вакытта. Әмма беренче бәрелештән соң, сугышның нәрсә икәнен аңладык", - ди танк взводы командиры. Ул дусты Сергей Тимофеевның үлеменә әле хәзер дә ышана алмый. "1980 ел. Кабул янында каты бәрелешләр бара. Анда без 200ләп мөҗәһитне бәрдек. Өч көн буе үзебезгә йөкләнгән бурычны тел-теш тидермәслек үтәдек. Әмма мина шартлап, иптәшем һәлак булды, мин яраландым", - дигәндә тамагына төер утырды. Кабул тирәсендәге операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Рәшит Миншат улы Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. "Безнең өчен иң куркынычы әсирлеккә эләгү иде. Сугыш безне күп нәрсәгә өйрәтте. Исән-сау туган якларга кайта алсак кына ярар иде дип теләдек", - диде ул.
"Мин сугышның ни икәнен күз алдына да китерми идем. Беренче бәрелештә үк яраландым, әмма машинамны туктатмадым. Менә шунда сугышның бик куркыныч нәрсә икәнен аңладым инде. Әллә ничә тапкыр үлем сагалады мине. Әмма гомерем бетмәгәч, исән-сау туган якларга кайттым", - диде Тәфкил Закиров.
"Якыннарыгызга хатларда сугыш турында яза идегезме?" дигән сорауга әфганчылар: "Юк, хатларның эчтәлеге гел бер төрле була иде: без исән-сау, борчылмагыз... Цензура аларны энә күзеннән үткәрде", - диделәр алар.
Батырлык дәресендә әфган сугышыннан инвалид булып кайткан Көчек егете Янбулат Имамиев турында да сөйләделәр. "Сугышны хәтердән сызып атып булмый. Ул - һәрвакыт безнең күңелдә. Иң куркынычы дошманга ату булды. Атмас идең, үзең һәлак буласың", - дигән ул укучыларга әлеге дәрескә материал әзерләгәндә.
Бу көнне шулай ук Кытай чигендә гомере өзелгән Шаршады авылы егете Әнвәр Зәйнетдинов, Атлантик океанда су асты көймәсендә хезмәт иткәндә янгын чыгып, аны сүндерүдә зур батырлык күрсәткән, иптәшләрен үлемнән алып калган, әмма үзе төтенгә буылып үлгән Илгиз Әбдрәшитовны да зур горурлык белән искә алдылар.
Тарих һәм хәтер мәңгелек. Халык хәтерендә дәһшәтле сугыш мизгелләре әледән-әле яңарып тора. Юк, безнең аны онытырга хакыбыз юк. Чөнки ул солдат каны һәм аналарның күз яше белән язылган.
"Мин яшәргә телим!" дигән сүзләр
Өзелеп калды Әфган җирләрендә.
Гомерлеккә ятып калды дуслар,
Таулар иле - Әфган җирләрендә!
...Кулларыңда - кызыл кызалаклар...

"Господа офицеры" җыры яңгырый. Укытучы Илдар Нәбиуллинга кушылып бөтен зал җырлый. Ә әфганчылар күзендә - яшь. Моңсу, бик моңсу Әфганда узган солдат елларын искә алу аларга... Ирләрне дә елаткан бу кичә әфганчылар күңелендә әнә шундый бик күп тетрәндергеч хатирәләрне яңартты.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев