Ирләр дә елый
Хатын-кызларның нечкә күңелле булуын беләбез..
Хатын-кызларның нечкә күңелле булуын беләбез. Әйе, еларга гына торабыз. Шатлыкта да, кайгыда да. Ә менә ир-атларның елавы – сирәк күренеш.
Авылга кайттым. Икенче көнне минем янга күршем кергән. Күзләрендә – яшь.
– Кичә капка төбендә утыра идем. Шәһәрдән кайткан туганың минем янга туктады. Җылы итеп күреште, хәлләремне сорашты. Шулкадәрле күңелгә рәхәт булды.
Минем улым белән балачакта бик дуслар иде. Ул якты дөньяны калдырып китсә дә, аны онытмаган. Зиратка да барып килгән. Шулхәтле күңелем булды, әйтерсең, улымны күрдем. Дулкынланудан йоклый да алмадым, – дип кайгысын-шатлыгын уртаклашты бердәнбер улын югалткан ата.
Күптән түгел гаилә башлыгын югалткан күршеләргә кердем. Туганнары да килгән. Хәл-әхвәл сорашам. Ун яше дә тулмаган малай “унөч көн“ диеп куйды. Минем төшенеп җитмәвемне күреп:
– Әти үлгәнгә унөч көн булды. Мин шуны санап барам бит, шуны белмисезмени? – дип күңелсез генә әйтеп куйды.
Яшьле күзләрем аша туганына борылып карадым. 40 яшьлек ирнең дә ике күзеннән күз яшьләре ага иде. Аның чарасызлыктан нәүмизләнгән йөзе – хәзер дә күз алдымда.
Бервакыт чал чәчле авылдашым белән юлларыбыз кисеште. Күңелендә йөрткән сүзен минем белән уртаклашты ул.
– Сау-сәламәт булып тусам да, балачакта егылып имгәнгәнмен. Үземнең саулык булмаса да, кызлар белән дә йөрисем, үз гаиләмне дә булдырасым килде. Күзем төшеп йөргән кызга сүз каттым, сөйләшкәләп йөрдек. Мәктәпне тәмамлагач ул шәһәргә китте. Дөнья бушап калгандай тоелды. Барлы-юклы кыюлыгымны җыеп, аның янына юл алдым. Матур гына каршы алды. Сөйләшкәндә аның биредә төпләнәсен аңладым. Авылыма кайтып киттем. Туган җирен ташлап китмәячәк, җитмәсә саулыкка туймаган кеше белән тормышын бәйләмәс инде ул дигән уй башымнан китмәде. Ә күз алдымда – һаман шул кыз. Түзмәдем, ярты елдан тагын бардым. Чын хисләремне белдерәм, ни булса шул булыр дип аны яратуымны әйтеп, кулын сорадым. Ни гаҗәп, ул риза булды. Авылга кайтты, гөрләтеп туй иттек.
Беркайчан да “никләр сиңа чыктым икән“ димәде, сабыр-түзем булды. Мин гарипне санга сугып, сүземне, фикерләремне тыңлап яшәде. Балалар үстердек, инде хәзер оныклар сөябез. Мин җәмәгатемә шулкадәр рәхмәтле. Гомер-гомергә матур сүзләр сөйли белмәдем, әмма чын күңелдән аңа дөнья рәхәте, сәламәтлек, хәерле озын гомер теләп яшим. Якты дөньяда аннан калмасам иде. Җәмәгатемнән башка яшәүне күз алдыма да китермим, – дип хисләнә-хисләнә күз яшьләре белән сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев