Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җирнең кадастр бәясен Интернет аша

Агымдагы елның 1 январеннан җир өчен салым җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башланды. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгече Рәүф ИСМӘГЫЙЛЕВ белән шул хакта сөйләштек. - Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә алалар? - Бу - бик гади һәм матди чыгымнар сорамый торган...

Агымдагы елның 1 январеннан җир өчен салым җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башланды.
 
Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгече Рәүф ИСМӘГЫЙЛЕВ белән шул хакта сөйләштек.
- Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә алалар?
- Бу - бик гади һәм матди чыгымнар сорамый торган эш. Моның өчен интернет һәм җир участогының кадастр номеры гына кирәк. Ә номерны җир участогының кадастр паспортыннан яки җиргә хуҗа булу таныклыгыннан табып була. Иң беренче интернетта Росреестрның кадастр картасы битенә керергә кирәк (публичная кадастровая карта). Аннан кадастр номеры, адрес, координатлар битенә җир участогының кадастр номерын кертү һәм эзләү мөһим. Анда әлеге җир участогы турында күп кенә мәгълүмат, шул исәптән кадастр бәясен дә күрергә мөмкин.
- Җирнең кадастр бәясе нәрсәгә карап үзгәрә?
- Җир белән ничек файдалануга рөхсәт бирелүенә, кайда урнашуына карап төрле бәя куела. Шәһәр яны, төрле оешмалар, офислар астындагы, файдалы казылмалар чыгаручы җирләр авыл хуҗалыгы карамагындагыларына караганда күпкә кыйммәтрәк йөри.
- Җир участогыңның кадастр бәясе белән килешмәсәң нишләргә?
- Закон нигезендә җир участоклары хуҗалары кадастр бәясе белән килешмәсә, алты ай эчендә дәгъва белдерә алалар. Ләкин күп очракта җир хуҗалары участокның яңа бәясен салым оешмаларыннан түләү кәгазе килгәч кенә беләләр һәм шуның белән законда каралган дәгъва срогын югалталар. Җирнең кадастр бәясеннән чыгып җир салымының, аренда бәяләренең суммалары исәпләнә. Җир өчен яңа бәя кую закон нигезендә өч елдан да иртә, биш елдан да соңга калынмыйча башкарылырга тиеш. Шуңа күрә алдан үз җир участогыңның кадастр бәясен белеп тору файдага гына булачак.
Әңгәмәдәш - Любовь МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев