Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җирне нурга төреп Җиңү көне килә

71нче тапкыр Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнәбез. Ни кызганыч, сугышта утны-суны кичкән мөхтәрәм ветераннарыбызның гына саны көннән-көн кими бара. Узган ел Җиңүнең 70 еллыгын 33 ветеран каршылаган булса, бер ел эчендә аларның 9ы вафат булды. Бүген якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәүче 24 сугыш һәм 619 тыл ветеранына, сугыш чоры балаларына хәерле гомер...

71нче тапкыр Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнәбез. Ни кызганыч, сугышта утны-суны кичкән мөхтәрәм ветераннарыбызның гына саны көннән-көн кими бара. Узган ел Җиңүнең 70 еллыгын 33 ветеран каршылаган булса, бер ел эчендә аларның 9ы вафат булды. Бүген якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәүче 24 сугыш һәм 619 тыл ветеранына, сугыш чоры балаларына хәерле гомер насыйп булсын.
Бу атнада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Җиңүнең 71 еллыгын лаеклы каршылауга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
- Безнең төп бурыч - санаулы гына калган сугыш ветераннарына бәйрәмдә генә түгел, көндәлек рәвештә игътибар, кайгыртучанлык күрсәтү, аларның бер генә үтенечләрен дә җавапсыз калдырмау. Шулай ук тыл ветераннарына, сугыш чоры балалары - бүген инде үзләре дә әби-бабай булган өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт күрсәтү. Алар исән чакта укучыларыбыз өйләренә барып, сугыш еллары хатирәләрен яздырып, видеога төшереп, аларны киләчәк буыннарга музейларда саклау буенча да башланган эшне дәвам итәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте ул мәгариф хезмәткәрләренә.
9 Майга багышланган бәйрәм чаралары 2 майда ук башлана. Бу көнне йөздән артык яшьләр Көчек-Әгерҗе маршруты буенча Җиңү велоузышына чыгалар. Алар Көчек, Тирсә, Мордывый, Иж-Бәйки, Иж-Бубый авылларындагы обелискларга чәчәкләр салачаклар, бер минут тын калып, сугышта башларын салган һәм сугыштан соң вафат булган ветераннарны искә алачаклар. Велосипедчылар Әгерҗедәге "Яшьлек" паркына көндезге сәгать 2ләргә килеп җитәрләр дип көтелә.
7 майда стадионда традицион "Тынычлык эстафетасы". Оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен, хезмәткәрләрен, укучыларны йөгерү юллары көтә.
9 Майда Шәһәребезнең Мәңгелек уты янында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары башлана. Бу көнне ветераннарны бәйрәмгә махсус җиңел машиналарда алып киләчәкләр. Аларны зур бәйрәм концерты, кыр кухнясында солдат боткасы, 70ләп ветеранны кафеда төшке аш көтә. Кичке 7дә тагын җырлы-биюле тамаша һәм сәгать 9да Җиңү салюты.
Хөрмәтле ветераннарыбызга Ходай сәламәтлекләрен биреп, бөек бәйрәм чараларында катнашу, кордашлары белән очрашулар насыйп булсын.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев