Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иртәгә Әгерҗе районы башлыгы белән туры эфир булачак

Халыктан сораулар кабул ителә

26 майда Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Рөстәм улы Вәлиев белән турыдан-туры эфир булачак, анда Әгерҗе районы территориясендә гамәлгә ашырылган һәм тормышка ашырылачак инвестицион проектлар темалары каралачак. Бу хакта районның рәсми аккаунтларында хәбәр ителә.

Туры эфир "Әгерҗе радиосында" (106,6 fm ешлыгы) 12:00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Шулай ук ВКонтакте платформасында район башлыгының рәсми битендә сылтама буенча https://vk.com/id710714700 онлайн-режимда трансляцияләнәчәк.

Халыктан сораулар 8 8 555 1 2-12-20, 8962573163 телефоннары буенча, ВКонтактеда һәм электрон почта аша Azat.Valeev@tatar.ru кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, 22 майда Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында" дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

Доклад һәм презентация белән районның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Төп фото: Бизнес Онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев