Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иртәгә Әгерҗе районына язучылар килә

    Иртәгә Әгерҗе районына Казаннан, Чаллыдан бер төркем язучылар килүе көтелә. Ләбиб Лерон, Госман Гомәр, Рифат Җамал, Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафин, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов башта Тирсә мәктәбендә Мордывыйда яшәп иҗат иткән җирле шагыйрь Чыңгыз Мусинның "Иж буенда кала эзләрем" китабын тәкъдим итү чарасында катнашачаклар, аның каберенә чәчәкләр салалар....

    Иртәгә Әгерҗе районына Казаннан, Чаллыдан бер төркем язучылар килүе көтелә.

    Ләбиб Лерон, Госман Гомәр, Рифат Җамал, Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафин, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов башта Тирсә мәктәбендә Мордывыйда яшәп иҗат иткән җирле шагыйрь Чыңгыз Мусинның "Иж буенда кала эзләрем" китабын тәкъдим итү чарасында катнашачаклар, аның каберенә чәчәкләр салалар.

    Аннан язучылар 3нче мәктәптә олпат язучыбыз Габдулла Галиевның 90 яшьлек юбилеена багышланган кичәдә катнашалар. Соңыннан үзәк китапханәдә җирле каләм осталары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздыралар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: