Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иртәгә Әгерҗегә «КАМАЗ-мастер» командасы килә

Бик матур чыгышлар көтелә

04 март көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм “Дакар” ралли-рейды җиңүчеләре катнашында Әгерҗедә беренче мәртәбә “КАМАЗ-мастер” командасының күргәзмә чыгышлары узачак.

Спортчылар, “КАМАЗ-мастер” вәкилләре Дмитрий Сотников һәм Илгиз Әхмәтҗанов узышчы йөк машинасының тулы көчен күрсәтәчәкләр!

Әгерҗе районы халкы һәм кунаклары өчен бу чираттагы горурланырлык сәбәп һәм яңа, кызыклы тәҗрибә. Беренчедән, бу тугыз тонналы тимер ат өчен яңа сынау булачак; икенчедән, мондый чаралар иң яхшы спортчыларны, үз эшенең чын осталарын гына җыя!

Сезне һәммәгезне дә 04 мартта 14:00 сәгатьтә “Талантлар салават күпере" балалар иҗат йорты территориясендә һәм 15:00 сәгатьтә Әгерҗе ипподромында көтеп калабыз.

6+

Фото: «КАМАЗ-мастер» командасы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев