Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иртәгә министрдан алып әти-әниләргә кадәр БДИ тапшыра

    Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Ата-аналар тарафыннан БДИны бердәм тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк. Рафис Борһановтан тыш, бердәм дәүләт имтиханын Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район башлыклары, спортчылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре тапшырып караячак. Чара Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдиме белән...

    Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Ата-аналар тарафыннан БДИны бердәм тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк. Рафис Борһановтан тыш, бердәм дәүләт имтиханын Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район башлыклары, спортчылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре тапшырып караячак.

    Чара Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдиме белән үткәрелә. Аның максаты - чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерләнү белән бәйле киеренкелекне бетерүдә ярдәм итү.

    Әгерҗедә БДИ иртәгә 2нче мәктәптә уза. Ул 10.45 сәгатьтә башлана.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: