Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иртәгәдән Май яллары башлана

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмалар эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә бәйле рәвештә алда торган ялларга кабат ачыклык кертә. РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәр булачак. Эшчеләргә...

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмалар эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә бәйле рәвештә алда торган ялларга кабат ачыклык кертә.


РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәр булачак. Эшчеләргә ял көннәрен hәм эшләми торган бәйрәм көннәрен дөрес, уңайлы туры китерү максатыннан РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2016 елда 2 гыйнвардагы ял көне 3 май - сишәмбегә күчерелде.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә бәйрәм көннәре якшәмбегә туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Шунлыктан, 1 май якшәмбе ялы - 2 май дүшәмбегә күчә.

Шулай итеп, 2016 елда биш көнлек эш атнасында 30 апрель, 1, 2, 3 май, шулай ук 7, 8, 9 май ял көннәре булачак.

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев