Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исәнбайда яшәүче Хәниф–Әлфия ЯГЪФӘРОВлар – өч малай тәрбияләп үстергән бәхетле әти-әни

– Әткәйнең һәр өйрәткәнен карап кына түгел, үзебез эшләп үскәнгә барысы да күңелгә сеңеп калды, – ди иң өлкәне Илназ

Җитмеш төрле һөнәр иясе булган Хәниф абый улларын да кечкенәдән мал карарга, техника иярләргә, төзелеш эшләренә өйрәтеп үстерде. Хуҗалыкта нинди генә эш башкарсалар да, малайлар һәрвакыт аның янында кайнаштылар.

– Әткәйнең һәр өйрәткәнен карап кына түгел, үзебез эшләп үскәнгә барысы да күңелгә сеңеп калды, – ди иң өлкәне Илназ.

Малайларның өчесе дә мәктәпкә укырга кергәнче мал карарга, трактор, машина иярләргә өйрәнделәр. Мәктәп елларында ук бертуганнар Илназ белән Гадел урып-җыю чорында “Нәүрүз” ширкәтендә комбайнда эшләделәр. Беренче елларны комбайн ватылып киткәндә әтиләре белән бергәләп ремонтлыйлар иде.

Аннан соң үзләре дә бу техниканың серенә төшенделәр.

Хуҗалыктагы эшләрне дә – печән хәзерләүме, бәрәңге утырту йә алумы, бакча эшкәртүме – барысы бергә күмәкләшеп башкаралар. Хәзер инде Илназ гаиләсе белән Казанда яши. Гадел дә, Ватан алдындагы бурычын үтәп, армия сафларыннан кайтып эшкә урнашты. Төпчекләре Камил 11 сыйныфта укый. Абыйлары читкә киткәннән соң, Камил әтисе белән бергә хуҗалыктагы төп эшләрне башкара. Ул да, абыйлары кебек үк, нинди техникага утырса да, аны иярли белә, төзекләндерә.

– Әткәйнең безгә “малайлар, әйдәгез”, дигән бер сүзе җитә. Хәзер, ярый әле, кечкенә чакта әти “мәктәбендә” барысына да өйрәнгәнбез, дибез. Чөнки тормышта боларның барысы да кирәк, – ди Гадел.

– Әткәйдәге төгәллек, җитезлек, һәр эшне җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатлар безгә дә күчкән. Шуңа күрә нәрсәгә генә тотынсак та, эшебез әткәйнеке кебек көлеп торсын дип тырышабыз, аның киңәшләрен истә тотып эшлибез, – ди Илназ да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев