Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исәнбайда күпбалалы гаиләләр сайлау участогына килделәр

Гыйззәтуллиннар – биш, Каеровлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр

Исәнбайдагы 503нче сайлау участогына шушы авылда туып үскән, биредә гаилә корып балалар үстереп яшәүче Марат–Ләйлә Гыйззәтуллиннар, Илшат–Лиза Каеровлар килделәр.

Бу гаиләләрдә узган елның декабрендә малайлар дөньяга аваз салган. Гыйззәтуллиннар гаиләсендәге Мәлик – ике малай һәм ике кыздан соң туган төпчек. Каеровларның Илданы өч малайдан соң дөньяга килгән.

–    Шушы балаларыбызның якты киләчәге өчен дип тавыш бирдек, – диде Ләйлә.
Гыйззәтуллиннарның олы кызлары Лиана да Россия Президенты сайлауларында беренче тапкыр гражданлык бурычын үтәгән. 

–    Тавыш бирү – һәр гражданинның бурычы. Үземнең, гаиләмнең һәм үсеп килүче буынның тормышын яхшырту теләге белән сайлауда катнаштым, – диде Лиана.
Каеровлар да сайлауларга гаилә белән йөрү матур традициягә әйләнергә тиеш дигән фикердә. 

–    Кечкенә чакта үзебез дә әниләргә ияреп сайлауга бара идек. Хәзер балаларыбызны калдырмаска тырышабыз. Мондый чараларның мөһимлеген аңлап үссеннәр, – ди гаилә башлыгы Илшат.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев