Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга...
Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин чит илләрдән азык-төлек кертүне чикләү буенча санкцияләр кертү турындагы карарга кул куйды. Бер ел дәвамында чит илдән Россиягә кертелмәячәк товарлар исемлегендә сыер, дуңгыз, кош итләре, балык, сыр, сөт һәм яшелчә, җиләк-җимеш кебек ризыклар бар. Кибет киштәләрендә җаның ни теләсә, шул булуына ияләшкән халыкны бу...
Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин чит илләрдән азык-төлек кертүне чикләү буенча санкцияләр кертү турындагы карарга кул куйды. Бер ел дәвамында чит илдән Россиягә кертелмәячәк товарлар исемлегендә сыер, дуңгыз, кош итләре, балык, сыр, сөт һәм яшелчә, җиләк-җимеш кебек ризыклар бар.
Кибет киштәләрендә җаның ни теләсә, шул булуына ияләшкән халыкны бу хәбәр бераз пошаманга салмый калмагандыр. Кемдер "үзебездә җитештерелгән азык-төлеккә бәя күтәрелмәсме икән?" дип борчылып куйгандыр. Андыйларны язма башында ук тынычландырырга ашыгабыз: Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт җитәкчелеге алдына бу ситуацияне контрольдә тоту бурычын куйды.
- Безгә кайдан һәм нинди азык-төлек продукциясе кертелүен тикшереп торырга кирәк. Иң мөһиме, бәяләр үсеп китмәсен һәм кибет киштәләрендә теге яки бу продуктларга кытлык күзәтелмәсен. Мин әлеге мәсьәләне уңай хәл итүебезгә ышанам, - диде Илбашы.
Татарстан Хөкүмәтендә узган брифингта да сүз шул хакта барды. Анда катнашкан республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов, "Татплодоовощпром" җәмгыяте генераль директоры Раил Зиатдинов, Татарстан кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов беравыздан чит илдән кертелмәячәк продукцияләргә безнең республикада кытлык булмаячак дип белдерделәр.
Ә безнең район кибетләрендә хәл ничек соң?
- Район кибетләрендә, нигездә, Россиядә һәм Татарстанда җитештерелгән продукция сатыла. Безнең күзәтүләр күрсәткәнчә, халык соңгы елларда үзебезнең продукциягә өстенлек бирә башлады. Моны раслау өчен ерак китәсе дә юк. Әнә, үзләрендә җитештерелгән ит, сөт, сөт продукцияләрен сатучы "Наҗар" ширкәте һәм эшмәкәр Равил Харисов кибетләренә халык ничек яратып йөри хәзер?! - ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лилия Молчанова.
- Без әлегә бернинди дә кытлык тоймыйбыз. Хәзер товар белән тәэмин итүчеләр арасында сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Бер-ике товар китерүченең кимүе кибет киштәләрендә сизелмәячәк тә. Бары кайбер азык-төлекне икенчесе белән алыштырырга туры киләчәк. Әйтик, безнең кибетләрдә Украинадан кайтартылган сырга сорау зур була иде. Хәзер аннан кертү чикләнгәч, Россиядә җитештерелгәне барлыкка килер, димәк, - ди "Магнит" кибете директоры Татьяна Филимонова.
- Безнең кибетләрдә моңа кадәр дә бары тик үзебездә җитештерегән продукция генә сатылды. Әйтик, кыяр-помидорны без Завьялово теплицасыннан, яшелчәләрне Удмуртия җитештерүчеләреннән алабыз. Көз җитү белән кәбестә, кишер, бәрәңге кебек яшелчәләрне күршедәге Иске Моньядан алачакбыз. Тавык һәм тавык ризыкларын, колбасаны, нигездә, Чаллы, Мамадыштан кайтарабыз. Итне үзебезнең район җитештерүчеләреннән сатып алабыз, - ди район кулланучылар җәмгыяте рәисенең сәүдә эшләре буенча урынбасары Гөлсәрия Галирахманова.
Әгерҗенең кечкенә базарында җиләк-җимеш, яшелчәләр белән сәүдә итүче Рубина Исмаилова да чикләүләр кертелүгә артык борчылмый.
- Без яшелчәне күбрәк Завьяловодан, Башкортостаннан алып кайтабыз. Ә җиләк-җимешне - үзебезнең Үзбәкстан якларыннан, - ди сатучы.
- Тиздән районыбызда көзге ярминкәләр гөрли башлаячак. Аларда үзебезнең якларда үскән җиләк-җимеш, яшелчә, ит, сөт һәм сөт продуктлары, кыскасы, көндәлек кулланылышта кирәкле барлык төр товарларның да киң ассортименты тәкъдим ителәчәк. Халык әлеге ярминкәләрдә күпләп кышка запас туплап куйса, бары отар гына дип уйлыйм. Шуңа газетада белдерүләрне күзәтеп барыгыз һәм ярминкәләргә рәхим итегез, - дип мөрәҗәгать итә райондашларыбызга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатуллин.
Ә сатып алучылар кайбер чит ил продуктларына чикләү кертелү турындагы яңалыкны ничек кабул иткән соң?
Гөлнара АЙДАРОВА - Әгерҗе:
- Без баштарак Украинадан кайтартылган "Король Артур" сырын яратып сатып ала идек. Соңгы вакытларда Мамадыш сырына өстенлек бирәбез. Шуңа әлеге илдән сыр кертелмәүгә бер дә борчылмадык. Бары тик Украинадан конфет кертүне тыймасалар ярар иде дип кенә куркабыз. Бик тәмле бит аларның конфетлары.
Эльвира ЗӘЙНЕТДИНОВА - Әгерҗе:
- Польша алмасын яратып ала идек алуын. Анысын кертми башлагач, димәк, башка төрлесен сайларга туры килер. Ә иң яхшысы, алманы үз бакчабызда үстереп, кышка сакларга калдыру дип уйлыйм.
Фирдания ГАЛИЕВА - Әгерҗе:
- Безнең гаилә табынында - бары үзебездә җитештерелгән азык-төлек. Бакчабызда җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез, кибет киштәләреннән дә һәрвакыт үзебездә үстерелгән һәм җитештерелгән продукцияне генә сатып алабыз. Үзебезнеке күпкә ышанычлырак, минемчә. Азыкның саклану срогы зуррак булган саен, анда организм өчен зыянлы кушылмалар күбрәк. Ә ерак чит илләрдән килүче азык-төлекнең саклану срокларына игътибар итсәк, алар айлап кына түгел, еллап бит.
Роман АЛЬЧИКОВ - Әгерҗе:
- Мин бу яңалыкны күптәннән көткән идем. Үзебезнең җитештерүчеләргә "яшел ут" ачыла дигән сүз бит ул. Шуңа безнең район эшмәкәрләре, фермерлары да әлеге хәбәрне сөенеп кабул иткәндер дип уйлыйм. Чит илдән кертелгән продукция ГМО хисабына гына арзанрак. Үзебездә җитештерелгәне, бәлки, бераз кыйммәтрәктер, әмма организм өчен файдалырак булуын беркем инкарь итмәс.
Менә шундый фикерләр, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Аларны тыңлаганнан соң күңелгә "Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга, әче булса да гашыйк мин миләш белән баланга" дигән җыр юллары килә. Чыннан да, үзебездә үскән помидор йә алма, чия читтән кайтыртылган теләсә кайсы җиләк-җимеш йә яшелчәгә караганда күпкә файдалырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев