Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий ГЛЕЗДЕНЕВ белән актуаль мәсьәләләр турында сөйләштек

Кагыйдә буларак, яз җитү белән юлларда автотрансорт саны күбәя. Димәк, ЮХИДИ хезмәткәрләренә эш тагын да арта. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий ГЛЕЗДЕНЕВ белән актуаль мәсьәләләр турында сөйләштек. 

– Юрий Валентинович, әңгәмәне саннардан башлыйк. 

– Район юлларында хәл тотрыклы булып кала. Быелның ике аенда зыян күрүчеле  яки һәлак булучылы юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде. Узган елның шул чорында ике юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булды, икесе (шуның берсе – бала) тән җәрәхәте алды. Механик зыянлы 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.  

- Руль артына исерек хәлдә утыручыларга тукталып үтегез әле. 

– Узган елның һәм быелның январь-февраль айларында руль артына салмыш килеш утыручыларны чагыштырсак, саннар шул ук: 18 һәм 18. Берни дә үзгәрми. Руль артына ничек җавапсыз утырганнар, һаман шулай ук утыралар. Кабат утыручылар да бар. Әйтик, 5 март көнне 7.20 сәгатьтә Әгерҗенең Энергетиклар урамында эшкә баручы исерек шофер тоткарланды. Ачыкланганча, ул эчкән килеш рульгә утырганы өчен транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителеп, 30 мең сум штраф түләгән булган инде. Кабат тәртип бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган: 300 мең сумга кадәр штраф, правадан өч елга мәхрүм итү, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләренә җәлеп итү яки 2 елга кадәр төрмәгә ябу. Транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев