Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иске Эсләк эшмәкәрләре эшле дә, ашлы да итәләр

90нчы елларда туган яклары Әзәрбайҗаннан Иске Эсләккә күченеп кайтырга мәҗбүр булган КӘРИМОВлар гаиләсе - биредә инде күптән үз кешеләр. Алай гына да түгел, алар авылдашлары өчен бик зур терәк тә әле. - Әтиебез Йосыф, әниебез Асиядән хезмәт ярату кебек сыйфатлар күчкән безгә. Әти бер генә эштән дә курыкмады. 80нче елларда...

90нчы елларда туган яклары Әзәрбайҗаннан Иске Эсләккә күченеп кайтырга мәҗбүр булган КӘРИМОВлар гаиләсе - биредә инде күптән үз кешеләр. Алай гына да түгел, алар авылдашлары өчен бик зур терәк тә әле.

- Әтиебез Йосыф, әниебез Асиядән хезмәт ярату кебек сыйфатлар күчкән безгә. Әти бер генә эштән дә курыкмады. 80нче елларда Татарстанга килеп шабашкада эшли башлый, яңадан Иске Эсләктә төпләнергә карар кыла ул. Аннан өч бала белән әниебезне дә бирегә кайтарта, - диләр бертуганнар Илкин-Эльчин Кәримовлар.

Әмма малайларга да кечкенәдән уенга вакыт аз калгандыр. Әтиләре абзар тутырып мал асрый, җәен ишегалды кош-корт белән тула. Биш баш сыер, унар баш үгез асрап көн күрәләр алар. Ә әниләре Асиянең төп бурычы йөзләгән баш каз-күркә, чебешләр карау була. Асия апа безнең якта төпләнүгә үк телне йотарлык сыр ясау остасы булып та таныла. Бу яраткан һөнәрен әле ул бүген дә дәвам итә. Үзенчәлекле рецепт белән ясалучы әлеге сырны кафе-ашханәләргә бик яратып алалар, ди.

Кызганыч, Йосыф абый гына бу якты дөньядан иртәрәк китеп бара. Аның эшен бүген уллары дәвам итә. Абзарда мал-туар да әтиләре исән чактагы кебек күп, кош-кортлар асраудан да туктамаганнар алар. Егетләр тагын бер хыялларын тормышка ашырганнар, моннан ике ел элек пилорама ачып тирә-яктагы авылларны, Удмуртия төбәкләрен агач материаллар белән тәэмин итәләр.

- Нәкъ менә бу төр эшчәнлек алып баруга безне Тугызбуйда агач эшкәртү өчен пилорамаларның булмавы этәрде, - ди Илкин.

Шәхси эшмәкәрләрнең пилорамасы алты эшчене ашлы иткән. Ә авылда эшсезлек чәчәк аткан чорда ир-егетләр өчен ул менә дигән эш урыны булган да инде.

- Пилорамада ел әйләнәсе эш кайный. Урманда дилянка чистартырга да, агачларны вакытында алып кайтырга да, ярдырырга да кирәк. Егетләргә күз тимәсен! Барысын да белеп, җайлап, киңәшләшеп эшлиләр. Тагын шунысын да әйтим: безнең эштә "яшел елан" белән дус булучыларга урын юк, - ди Илкин.

Девәтернәдән Азат Фәтхетдинов, авылдашлары - Иске Эсләк егете Ленар Минаҗев, Илназ Фәрхушин - иң тәҗрибәле эшчеләр. Алар пилорама ачылган көннән диярлек биредә хезмәт куялар.

- Хезмәт хакын түләү буенча тоткарлык юк, якшәмбе - ял көне, эш сәгате дә җайланган - сигездән бишкә кадәр. Төшке ялга тагын бер сәгать бирелә. Кирәк икән, хуҗаларыбыз агач материаллар белән дә булышалар, - диләр егетләр.

Пилорамада яздан көзгә кадәр көнгә 10-12 куб метр агач яралар. 10-15 төрле такта чыгаралар. Борыска кадәр бар биредә.

- Кайвакыт 7-8 метрлы такталарга да заказ бирәләр. Анысын да эшлибез, - ди Эльчин.

Кәримовлар ярдәм сорап килгән беркемне дә кире какмыйлар. Әнә, күпбалалы берничә гаиләне шефлыкка алганнар дисәң дә була. Аларны утын белән тәэмин итеп торалар. Пычкы чүбенә дә рәхәтләнә авыл халкы. Мал астынамы, бакчагамы - күпме кирәк кил дә ал.

- Эшмәкәр егетләргә бик рәхмәтле без. Трактор сорап мөрәҗәгать итәбезме, агач материаллармы - беркайчан да "юк" дигәннәрен ишетмәссең. Быел, әнә, аларның ярдәме белән авыл читендәге чүплекне дә уратып алдык, - ди Иске Эсләк авыл башлыгы Илдус Гафаров.

Әле егетләр эшмәкәрлекнең бу төре белән генә тукталып калырга уйламыйлар. Хыяллары - теплица ачып, кышын да райондашларны кыяр-помидор белән тәэмин итү. Әнә шулай, үзләрен төрле өлкәдә сынап карарга ниятлиләр Кәримовлар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев