Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Эсләк халкын ни борчый

    Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарына старт бирелде. Аның беренчесе Иске Эсләк авыл җирлегендә узды. Анда район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, оешма-учреҗдение җитәкчеләре катнаштылар. Җыенда Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров 2016 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Иске Эсләктә - 186, Үтәгәндә 150 хуҗалыкта 561...

    Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарына старт бирелде. Аның беренчесе Иске Эсләк авыл җирлегендә узды. Анда район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, оешма-учреҗдение җитәкчеләре катнаштылар.

    Җыенда Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров 2016 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Иске Эсләктә - 186, Үтәгәндә 150 хуҗалыкта 561 кеше гомер кичерә. Узган ел 12 кеше вафат булган, дүрт сабый туган.

    Халыктан җыелган үзара салым акчасын чүплекне бүлеп алуга, Яшьләр урамындагы юлны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга һәм башка эшләрне башкаруга тотканнар.

    Җирлектә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эше яхшы оештырылган. 2016 елда халыктан барлыгы 70 714 литр сөт җыелган. Иң күп сөт тапшыручылар: Үтәгәннән Миргалим Әминев, Рафаил Гатауллин, Илсур Муллахмәтов, Иске Эсләктән Марат Шәйдуллатов, Илгиз Садриев, Раилә Яппарова.

    Җыенда авыл халкы үзен борчыган сорауларны да күтәрде. Иске Эсләк-Сарапул юлының ике чакрымы төзекләндерелмәү аркасында Удмуртиядән маршрут автобусы йөрмәвенә ризасызлыкларын белдерделәр. Авыл эчендәге юлларга "лежачий полицейскийлар" куюны сорадылар. Иске Эсләк җирлегендә яшәүчеләрне борчыган бу һәм башка сораулар хәл ителерме - анысын вакыт күрсәтер.

    Лилия РӘСУЛОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: