Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иске Эсләк – иң чиста авыл җирлеге

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышы ИСКЕ ЭСЛӘК авыл җирлегендә узды. Иске Эсләк, Үтәгән урамнары комиссия әгъзаларын балкып каршы алдылар. Капка төпләрендә көндез чыра яндырып эзләсәң дә бер чүп кисәге дә, бер төзелеш материалы да күрмәссең. Тирә-юнь яшеллеккә күмелгән, капка төпләрендә, өй алды бакчаларында чәчәк утырту өчен...

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышы ИСКЕ ЭСЛӘК авыл җирлегендә узды.
Иске Эсләк, Үтәгән урамнары комиссия әгъзаларын балкып каршы алдылар. Капка төпләрендә көндез чыра яндырып эзләсәң дә бер чүп кисәге дә, бер төзелеш материалы да күрмәссең. Тирә-юнь яшеллеккә күмелгән, капка төпләрендә, өй алды бакчаларында чәчәк утырту өчен клумбалар әзерләп куелган.
-Районда санитар икеайлык барганда бигрәк тә игътибарлы булырга тырышабыз. Капка төпләрендә төзелеш материаллары, утын өемнәре күрсәк, хуҗаларга шунда ук кисәтү җибәрәбез. Сүзебезгә колак салмасалар, кат-кат аңлату эшләре алып барабыз, - ди авыл башлыгы Галимҗан Муллахмәтов.
- Әнә, күз салыгыз әле, менә бу папкада берничә ел буена җыелган кисәтүләр. Бер нөсхәсен үзебезгә калдырабыз. Чисталык өчен бергәләп көрәшмәсәк, мондый нәтиҗәгә ирешмәгән булыр идек, - дип сүзгә кушыла авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфирә Ямалиева.
Ике авылга 57 хуҗасыз йорт булса да, аларның берсенең дә ташландык хәлдә булмавы да сөендерде. Бу йортларның да капка төпләре чиста, коймалары төзек. Урамда этләр дә күренми. Анысын да гел күз уңында тоталар җитәкчеләр.
- Берәр эт күрсәк, шунда ук хуҗасына хәбәр итәбез, - диләр алар.
Әле шушы арада редакциягә бер авылдан шалтыраттылар. "Урам тулы кәҗә өере, хәтта сыер белән атлар да иректә йөри. Бала-чага урамга чыгарга курка", дигән хәбәрдән соң, бу авылдагы хәлләр белән дә кызыксындык.
- Көтү 10 майда ук чыкты. Урамда кәҗә йөртергә дә ирек куймыйбыз. Күрәсезме, авыл җирлеге Советы каршындагы мәйданда 40 алмагач шаулап үсә. Быел Үтәгәндә клуб территориясенә 180 төп каен, юкә агачлары утырттык. Укучылар һәр агачка үзләренең исемнәрен беркеттеләр, һәрберсе үз агачын тәрбияләп үстерергә сүз бирде. Кәҗәләр урамда йөрсә, бу матурлык юкка чыгачак бит, - ди Галимҗан Муллахмәтов.
Үтәгәндә 83 яшьлек Гөлсәрия Атаманова йорты яныннан тыныч кына үтә алмадык. Биредәге чисталыкка, лалә, нәркиз чәчәкләренең матурлыгына таң калдык.
- Бакча мәшәкатьләре башлангач билемне кузгалттым бит әле. Югыйсә, бакчама чәчәк үсентеләрен күчерә идем инде, - дип уфтануын белдерде ул.
Авылдагы яшьләрнең генә түгел, өлкән яшьтәге апаларның да, әнә шулай, матурлык өчен көрәшүләрен ничек мактап телгә алмыйсың инде.
Ике авылдагы оешма-учреждение территорияләре дә тиешле таләпләргә җавап бирә. Комиссия әгъзалары бу җирлекнең чисталыгына югары бәя бирделәр.
- Бөтен авылларны да шулай төзек хәлдә күрәсе иде, - диде комиссия сәркатибе Александр Шамшурин.
... Шомыртлар инде ап-ак чәчәктә утыра. Тиздән алмагач чәчәкләре тирә-якка хуш ис таратыр. Авылларга тагын да ямь, матурлык иңәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев