Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Эсләкнең хөрмәтле агасы юбилеен билгеләп үтә

    2011 елда мин, Галимҗан абый МУЛЛАХМӘТОВ Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән чорда, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләндем. Җитәкче урыннарда күпьеллык хезмәт стажы булган Галимҗан абый мең төрле сорауны хәл итәргә, документлар белән эшләргә кирәк булган әлеге җаваплы вазифага мине бик тиз алып кереп китә алды....

    2011 елда мин, Галимҗан абый МУЛЛАХМӘТОВ Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән чорда, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләндем. Җитәкче урыннарда күпьеллык хезмәт стажы булган Галимҗан абый мең төрле сорауны хәл итәргә, документлар белән эшләргә кирәк булган әлеге җаваплы вазифага мине бик тиз алып кереп китә алды.

    Иске Эсләкнең дә, Үтәгәннең дә проблемаларын яхшы белгән, туган авылының халкын яраткан остазым кул астында эшләвем белән, чын мәгънәсендә, олы тормыш мәктәбе уздым. Галимҗан абый эш сөючән, зирәк булуы белән генә түгел, гадилеге белән дә үрнәк күрсәтте. Ә бит ул - үзе дә тормышның төбеннән күтәрелгән чын авыл малае. Шуңа күрә авыл дип гомере буе янып яшәгәндер дә ул.

    ...Сугыштан соңгы елларда Гайсә абый белән Мөшәрәфә апа гаиләсендә туган малайга артык иркәләү тими, хезмәт белән тәрбияләнә Галимҗан. Кечкенәдән әтисенең булышчысы була. Техникага тотынсынмы, балта эшеме, мал арасында кайнашсынмы - бар эшне төгәл башкара. Җәй көне авыл халкына тәрәзә кысалары, умарталар ясап гаилә керемен арттыруга азмы-күпме үз өлешен кертә.

    - Нәрсә генә ясасам да, иң беренче әнигә күрсәтә идем. Аның мактап әйткән сүзе мине бер башка үстереп җибәрә... Кимчелек булса, әни беркайчан да кистереп әйтмәде, җайлап кына "улым, бу җирен яңадан төзәтсәң, ничек булыр икән" дип йомшак кына әйтеп куя иде. Аннан әнинең: "Улым, ват, сүт, әмма җый. Үскәч тормышта балта остасы да булырга туры килә, техника да төзәтерсең. Барысына да яшьли өйрән", - дигән сүзләре гомер буе күңел түрендә сакланды, - ди Галимҗан абый әнисе әйткәннәрне бүген дә искә алып.

    Яшьли комбайн ярдәмчесе, эретеп ябыштыручы булып эшли ул. Кулында ут уйнатучы егет ындыр табагында җитәкче итеп билгеләнгәч тә сынатмый.

    Германиядә солдат бурычын үтәп кайткач та туган авылы Үтәгәндә төпләнергә дигән катгый карарга килә. Чистай совхоз-техникумын уңышлы тәмамлап, машина-трактор паркында эретеп ябыштыручы булып хезмәт юлын дәвам итә.

    1974 елда Галимҗан Муллахмәтовны дуңгыз фермасына мөдир итеп билгелиләр. Аның кул астында 13 терлекче эшли. Таләпчән, гадел, кырыс, шул ук вакытта юмарт җитәкче дә була белә ул.

    - Бу вазифага билгеләнгәч, бик күп өйрәнергә туры килде. Башка колхозларның эш тәҗрибәсен өйрәндем, әдәбият укыдым. Уртак көч белән фермада бик күп үзгәрешләр булдыруга ирештек. Ферма эшчеләренә уңай шартлар тудырылды: кайнар аш белән тукландыру оештырылды, кызыл почмак, медицина ярдәме күрсәтү бүлмәсе булдырылды, күчмә китапханә оештырылды, - ди ул.

    Галимҗан абый ферма белән җитәкчелек иткән чорда ферма хезмәтчәннәренең бишесе СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын һәм көмеш медальләренә, ә Фәүзия апа Дәүләтшина "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәкәре" исеменә лаек була. Ферма "Районның иң яхшы фермасы" дигән абруйлы исем йөртә. Мөдир Галимҗан Гайсә улы да III дәрәҗә Хезмәт Ордены, II дәрәҗә Дан Ордены белән бүләкләнә, аңа "Татарстанның атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелә.

    ... Галимҗан абыйның бу эштән туктаганына, инде фермаларның таралуына да дистә еллар вакыт узып китте. Күпме тырышлык куелган фермаларның юкка чыгуына бүген дә йөрәге әрни аның. Әмма нишлисең...

    2005 елда Галимҗан абый Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы булып билгеләнде. Авылны тәртиптә, чиста тоту, төзекләндерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Без, аның мәктәбен узган буын, эш серләренә өйрәткәне, оста да остаз да булганы өчен аңа бик рәхмәтле.

    Галимҗан абый гомер буе үрнәк гаилә башлыгы да, туганнары өчен олы ярдәмче дә булды. Дилүсә апа белән әле хәзер дә уллары, алаларның гаиләләре өчен җан атып яшиләр, оныкларына сөенәләр. Җитмешенә килеп җитсә дә, Галимҗан абый егетләрчә җитез, энергиясе ташып торуына сокланабыз. Әнә шулай, озак еллар яшь күңелле булып калырга, ару-талуны белмичә яшәргә язсын аңа.

    Әлфирә ЯМАЛИЕВА.

    Иске Эсләк авылы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: