Исмәле, җил...
Узган якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә көчле җил күпләрнең йокысын качыргандыр, мөгаен. Ә менә Иж-Бәйки авылында давыл нәтиҗәсендә 40ка якын хуҗалык утсыз-газсыз да калды. - 17 март көнне иртәнге сәгать дүрт тулганда Бердәм диспетчерлык хезмәтенә Иж-Бәйки авылының Үзәк урамында көчле җилнең зур агачны аударуы һәм шуның нәтиҗәсендә газ торбасына, электр линиясенә...
Узган якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә көчле җил күпләрнең йокысын качыргандыр, мөгаен. Ә менә Иж-Бәйки авылында давыл нәтиҗәсендә 40ка якын хуҗалык утсыз-газсыз да калды.
- 17 март көнне иртәнге сәгать дүрт тулганда Бердәм диспетчерлык хезмәтенә Иж-Бәйки авылының Үзәк урамында көчле җилнең зур агачны аударуы һәм шуның нәтиҗәсендә газ торбасына, электр линиясенә зыян килүе хакында хәбәр килеп иреште, - ди район янгын сүндерү бүлеге начальнигы урынбасары Ринас Яппаров. Шул сәбәпле, әлеге авылда 39 хуҗалык утсыз-газсыз кала.
- Район газ-эксплуатация һәм "Сетевая компания" җәмгыятенең район электр челтәрләре хезмәткәрләре, иртәнге сәгатьләрдә үк гадәттән тыш хәл булган урынга килеп, торгызу эшләрен башлап җибәрделәр. Нәтиҗәдә, көндеге сәгать 12гә авыл халкы газлы да, утлы да булды, - ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин.
Газета укучыларыбыз хәбәр итүенчә, көчле җил аркасында тагын берничә авылда төнлә ут булмаган. Ә менә давылның тагын ниндидер объектларга зыян китерүе хакында башка хәбәр булмады, шөкер. Инде әбиләребез әйтмешли, алга таба хәвеф-хәтәрләрдән сакласын Ходай.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 18:00Яшелчәләргә тозлы су сибегез Уңыш мул булсын, дисәгез, бу эшне вакытында башкарырга кирәк12800
-
28 июнь 2022 - 15:49Көчле җил берничә агачны аударган, бер агач машина өстенә төшкән Бәла-каза нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде15600
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
28 июнь 2022 - 15:16Яганда татар милли бәйрәме Сабантуй гөрләячәкКүрше районнар моны 10 ел көтте17500
-
28 июнь 2022 - 10:11Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдыларТуганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды28300
-
29 июнь 2022 - 04:02Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.922501
-
26 июнь 2022 - 07:45“Сарсак-Омга“ хуҗалыгы баш ветеринары Ләйсирә АБДУЛЛИНА малларның “телен“ дә аңлый (ВИДЕО) "Хыялым – күп итеп атлар асрау.."56200
-
26 июнь 2022 - 10:00Әгерҗедә “Ачык балалар коляскасы“ дип исемләнгән бәйрәм узды Җиңүче исеменә Әгерҗедән Алинә Әхкәмова лаек дип табылды48200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика