Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

«Исән калуыма табиблар шакката». Пляжда ятучы ир-атны ике тапкыр машина таптаган

Ашыгыч ярдәм 40 минут чамасы узгач килә

Чиләбе өлкәсендә пляжда ял иткәндә бер ир-атның башын ике тапкыр машина таптап киткән. Бәхеткә, ул исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Виталий исемле ир-ат Магнитогорск шәһәре янындагы Запасное бистәсендәге күл янында ял итә. Ул отпускының беренче көнендә була.

16 июльдә көндез пляжга килә һәм урта бер җиргә урнаша. Ир-ат су коена, кызына, бер мизгелдә биредә Honda CR-V внедорожнигы килеп чыга.

«Су коенып чыккач, корсагыма ятып, наушник кидем, музыка җибәрдем һәм ял итеп ята идем. Аннары кисәк кенә төртеп җибәрү сиздем, күземне ачсам, мине тәгәрмәч таптап чыгып китеп бара. Аннары йөртүче артка таба хәрәкәт итә башлады, газга басты һәм тагын минем башымны таптап китте. Кешеләр кычкырыша башлады, минем аркама әйләндереп салдылар, ашыгыч ярдәм чакырдылар», – ди Виталий.

Ашыгыч ярдәм 40 минут чамасы узгач килә. Алар Виталийны Карталы шәһәр хастаханәсенә алып китәләр. Хәзер ул шунда ята, якын арада Виталийны Варнага компьютер томографиясенә алып барачаклар.

«Табиблар берни әйтми әле. Витаминнар кадыйбыз диләр. Алар минем исән калуыма гаҗәпләнә. Травмалар да зур түгел. Машина кечкенә түгел бит», – ди Виталий.

Виталий сүзләренчә, машина йөртүче аны күрмәгән. Аны таптап киткәч, метр ярым читтәрәк парковкага куйган. Урынга полиция килгән. Тикшерү бара.

Виталий шаһитларны эзли. «Машина таптагач ук телефоным белән наушниклар югалды. Кайтаруларын үтенәм», – ди ул.

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев