Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исәнбай мәктәбендә – бер көн

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия күләмендә оештырылган мәктәп музейлары бәйгесендә тарих укытучысы Гүзәл Зәйнуллина җитәкләгән Исәнбай музее республикада беренче урын алды. ДӘРЕСЛӘРГӘ - "БИШЛЕ" Шул уңайдан Исәнбай мәктәбендәге зона семинарына район мөгаллимнәре белән биредә Менделеев районыннан да укытучылар катнашты. Кунакларны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов сәламләде. - Татарстанның иң...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия күләмендә оештырылган мәктәп музейлары бәйгесендә тарих укытучысы Гүзәл Зәйнуллина җитәкләгән Исәнбай музее республикада беренче урын алды.
ДӘРЕСЛӘРГӘ - "БИШЛЕ"
Шул уңайдан Исәнбай мәктәбендәге зона семинарына район мөгаллимнәре белән биредә Менделеев районыннан да укытучылар катнашты. Кунакларны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов сәламләде.
- Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе исемлегендә Исәнбай мәктәбе дә булу, әлеге мәктәп музееның Татарстанда зур җиңү яулавы - районыбыз өчен зур горурлык ул. Коллективның зур хезмәтенә олы хөрмәтебезне, тирән рәхмәтебезне белдерәбез, - диде һәм директор Ринат Борһаниевка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
...Дәресләргә чакырып кыңгырау чыңлый. Укытучылар, төркемнәргә бүленеп, математика, биология, химия, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча ачык дәресләргә керделәр. Заманча яңа алымнар, Сингапур методикасын кулланып үткәрелгән дәресләрне читтән җыелган коллегалары сокланып карадылар. Укучылар төркем-төркем булып, темага иҗади якын килеп, актив рәвештә фикер йөртеп, нәтиҗә чыгардылар. Мондый дәресләрдә бала тормышта кирәк булачак уйлау, фикерләү, үз сүзен кистереп әйтү, кеше фикеренә колак салу, төгәллек һәм җаваплылык кебек сыйфатларны үзләштерә. Әйе, элеккеге традицион дәресләрдән нык аерыла заманча дәресләр. Алар укучыны мавыктыра, ымсындыра, уен сыман булган мизгелләре дә эчтәлекле, уйланырга мәҗбүр итә. Кунаклар барысы да ачык дәресләрнең югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп үттеләр. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина да дәресләргә югары бәя биреп:
- Исәнбай мөгалимнәренең бай эш алымнары барлык мәктәпләрдә дә кулланылсын иде, - диде.
БУЫННАР ТАРИХЫН САКЛАП
Мәктәп музеена ясалган экскурсия семинарда катнашучыларны тагын бер кат таң калдырды. Музейдагы экспонатларның күплеге бер шаккаттырса, укучыларның авыл тарихын яхшы белүләре, җитәкчеләре Гүзәл Зәйнуллинаның үткәнне, бүгенге һәм киләчәкне бәйләп ясаган чыгышы күңелләрне тетрәндерде.
- Сугыш ветераннарының сафы нык кими, тыл ветераннары да сирәгәя бара. Берничә елдан дәһшәтле сугыш турында сөйләүче дә таба алмаячакбыз. Шуңа хәзер җиң сызганып эшләргә кирәк безгә. Бу - укытучы, музей хезмәткәренең генә түгел, һәркемнең, һәр җитәкченең изге бурычы, - диде ул.
1985 елда ачылган мәктәп музеенда 600дән артык экспонат саклану гына да искиткеч зур хезмәт турында сөйли. Документлары һәм кулъязмалары музей эшенең нигезен тәшкил иткән Ниязый Корбангалинның Гүзәл ханымның якын туганы икәнен дә искә алсак, чыннан да, тарих буыннан-буынга тапшырыла дип әйтә алабыз.
"Укыту сыйфатын күтәрүдә проект эшләре" темасына Гөлназ Хуҗина үткәргән мастер-класс һәркемнең күңеленә хуш килде. Сүз дә юк, педогогик эшчәнлекне сыйфатлы итүдә яңа проектлар, яуланган грантлар зур роль уйный. Мөгаллимнәр, Рәшит Садыйковның татарча көрәш түгәрәге эшчәнлеге белән дә танышып, аның хезмәтен югары бәяләделәр.
Әйе, күпкырлы, файдалы һәм нәтиҗәле үтте бу көн. Акыл, зиһен, тапкырлык, уйлау, фикерләү сәгатьләре генә түгел, күңел кылларына кагылып, җаннарны тетрәндерердәй иҗади мизгелләр дә булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Мәңге сүнми торган хәтер" исемле әдәби-музыкаль композицияне караганда күпләрнең күзендә яшь иде...
Семинар ахырында укытучылар дәресләргә, чараларга анализ ясадылар, фикер алыштылар. Бүгенге бурычларын "бишле"гә үтәгән туган мәктәбем өчен горурланып коридордан атлыйм. Стендларның ниндиләре генә юк биредә?! Авылдагы бер генә сугыш, хезмәт ветераны да, бер генә мөгалллим дә читтә калмаган. Җиңүнең 70 еллыгына ясалганнары бик бай эчтәлекле. Күңелемә якын булган әдәби почмакка да тукталдым. Биредә укучыларның иҗат җимешләре, райондагы каләмдәшләремнең китаплары. Семинарда катнашучылар Кадыбаш, Девәтернә, Исәнбай мәктәпләре укучыларының төрле түгәрәкләрдә, хезмәт дәресләрендә ясаган кул эшләнмәләре күргәзмәсен дә бик кызыксынып карадылар. Мондагы матурлык, фантазия, осталык. Уңган кызларның кул җылысы кергән чигү эшләре, бәйләнгән әйберләр, малайлар ясаган гаҗәеп агач эшләнмәләре!
- Исәнбай мәктәбе мөгаллимнәренең эшенә "бишле" куям, - диде Вәсилә Сафиуллина - Бүген тоткан югарылыктан төшмәгез, киресенчә алга, югарыга атларга насыйп булсын!
Авылда үткән һәр чарада катнашучы район Советы депутаты Илфат Ямалиев, авыл башлыгы Фәнил Сираев та укытучыларга уңышлар теләделәр.
- Туган авылыбызның төп байлыгы - шушы данлыклы мәктәптә белем алучы 92, балалар бакчасындагы 28 бала. Яшь гаиләләрдә балалар туып торса, мәктәбебез эшләр, ә мәктәп булса, авыл яшәр! - диде Фәнил Сираев.
...Хәтер сандыгын барлап, тәҗрибә уртаклашып, белем букчасына яңалыклар салып, уй-фикерләрен төйнәп укытучылар таралышты... Гадәти булмаган бер көн тәмамланды. Ә иртәгә аларны һәр мәктәптә үз укучылары каршы алыр. Исәнбай мәктәбендә күргән-ишеткәннәрен аларның үз эшчәнлекләрендә кулланачакларына иманым камил. Исәнбай мөгаллимнәренең элек-электән яуланган абруйлары яңадан кайтуына сөендем бу семинарда.
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев