Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исәнбай савымчылары рекорд куя

Алар - ел әйләнәсе һәр көнне иртәнге сәгать дүртенче яртыда аягөсте. Көн саен икешәр тапкыр 50гә якын сыер савалар. Җәйләүгә чыкканнан соң сөтлебикәләренең 18әр кило сөт бирүләренә сөенеп туялмыйлар "Нәүрүз" ширкәтенең "Исәнбай" бүлекчәсе сыер савучылары. Иртәнге сәгать 5 туларга 15 минут. Авыл башына сыер савучылар утырган йөк машинасы килеп туктады....

Алар - ел әйләнәсе һәр көнне иртәнге сәгать дүртенче яртыда аягөсте. Көн саен икешәр тапкыр 50гә якын сыер савалар. Җәйләүгә чыкканнан соң сөтлебикәләренең 18әр кило сөт бирүләренә сөенеп туялмыйлар "Нәүрүз" ширкәтенең "Исәнбай" бүлекчәсе сыер савучылары.
Иртәнге сәгать 5 туларга 15 минут. Авыл башына сыер савучылар утырган йөк машинасы килеп туктады. Мин дә кузовка сикереп кенә менеп алар янына елыштым. Әле кояш чыгып кына килә, ә бу ханымнар инде үз хуҗалыкларындагы сыерларны савып, малларын карап, тавык-чебешләрен ашатып, өйдә калган ирләренә, бала-чагаларга иртәнге ашны әзерләп, кыскасы, кырык төрле эш башкарып яраткан малкайлары янына баралар. Йокылары туймаса да, кәефләре күтәренке үзләренең. "Машина өстендә җилләнеп барып йокылар кача", дип шаярталар.
Моннан 10-15 ел элек Исәнбай фермаларында 15ләп сыер савучы эшләсә, хәзер 200дән артык сыерны нибары алты хатын-кыз сава. Һәрберсенең группасында 40лап сөтлебикә.
- Җәйләүдә сыер савуы җиңелрәк. Асларын чистарту да, азык салу да артык мәшәкать тудырмый, - диләр алар.
СЫЕРЛАРГА ДА "КЫЗЫМ" ДИП ДӘШӘ УЛ
36 ел фермада эшләүче Роза НӘҖМЕТДИНОВА сыерлар телен бик яхшы аңлый. Әнә, эшкә килеп җитүе булды, сөтлебикәләре мөгрәп каршы алдылар аны. "Әйдә, кызым, әйдә", дип урыннарына кертеп бастырды дүрт сыерны Роза апа.
- Нигә барысын да утардан кертмисез дип аптырыйсыздыр инде сез. Беренчедән, бөтен сыерга да урын җитми, икенчедән, сыерларны азлап керткәч үзебезгә җиңелрәк, - дип Роза апа эшкә кереште.
Ярты капчык онны җилкәсенә бик җиңел генә салды да сыерлар алдына норма белән 2,5 кило исәбеннән он салып чыкты. Аннан ике сыерның имчәкләренә аппарат кидереп иртәнге савымны башлап та җибәрде.
- Бер сыерны саварга 10 минутлап вакыт кирәк. Астын алганчы, он салганчы, сөтне илтеп бушатканчы 7-8 минут үтә. Аппарат 2-3 минут эчендә 20 литр сөт сава. 46 сыерны саварга якынча 3 сәгать вакыт уза, - ди тәҗрибәле савымчы.
Савылган сыерларны каршы яктагы утарга озаталар. Башкаларын сауганчы алар яшел үлән белән тукланалар, аннан кичке савымга кадәр көтүгә китәләр.
Фермада иң озак эшләүче, тәҗрибәле савымчы Роза апаның тормыш юлы белән дә кызыксынам. Гомер буе сыер сауган әнисе Вәсилә апа юлыннан киткән ул. Заманында бертуганнар Нәсимә, Роза, Илсөяр, Нәзилә барысы бергә сыер сауганнар. Роза, мәсәлән, 8 сыйныфны тәмамлауга фермага килә.
- Ул чакта башка һөнәр сайлау турында башка да килмәгән. 15-16 яшьлек кыз балага 20шәр сыерны кул белән саву җиңел булмады инде. Шул яшьлек белән генә сизелмәгән. Кул-аяклар яшь барган саен үзләрен бик сиздерәләр. Әмма артка юл юк. Пенсиягә чыкканчы яңадан биш елымны яраткан сөтлебикәләрем янында уздырырга насыйп булсын, - ди Роза ханым.
Ике баласын ялгызы аякка бастырган ул. 22 яшендә икенче баласы белән йөкле вакытта ире Ринат фаҗигале төстә вафат була. Аның вафатына кырык көн тулганда Илнур дөньяга килә.
- Ялгыз тормыш көтүләрен үз башына төшкән кеше генә аңлый. Мин - ир дә, хатын да, әти дә, әни дә. Әмма беркайчан кеше алдында мескенгә салышканым, зар елап йөргәнем булмады. Туганнарым кебек игелекле хезмәттәшләр, ярты сүздән аңлый торган җитәкчеләр белән эшләвемә сөенәм. "Исәнбай" бүлекчәсен озак еллар җитәкләгән Фәнил Сираев, хәзерге "персидәтелебез" Ирек Нәгыймов та бик кешелекле. Ни сорасаң, печәнме, фуражмы - барысын да бирәләр, - ди Роза ханым.
Ул арада апакайларның хәлләрен белешергә җитәкчеләре Ирек Нәгыймов үзе дә килеп җитте.
- Безнең кызлар барысы да - менә дигән! Ферманы тотучылар нәкъ менә алар инде, - диде ул.
БЕЗ - БЕР ГАИЛӘ
Әйе, җиң сызганып, эшләрен яратып башкарганнары күренеп тора савымчыларның. Апасы янында эшләүче Илсөяр ГАЛИМУЛЛИНА да фермадагы Каракайлары, Акбашлары янында 25 елын уздырган инде.
- Күп еллар сыер сауган Мөнҗия, Наилә, Рабига, Нәҗибә, Рима, Нәкыя, Хәлимә апаларның лаеклы ялга чыкканнарына инде күпме вакыт узды. Без алардан эстафета таягын алган идек, - ди Илсөяр.
Фәридә НУРУЛЛИНА янына Сарапулда укучы улы Зөлфинур каникулда ярдәмгә килә икән.
- Улым белән бергәләп эшләгәч, җиңелрәк тә, рәхәтрәк тә, - ди Фәридә.
Әнисе Хәнифә юлын дәвам итүче тагын бер савымчы Әнисә МОЗАФФАРОВАның да хезмәт стажы 33 елга тулган.
- Әнкәйләр 20шәр сыерны көнгә өч тапкыр кул белән сава иде. Ничек чыдаганнардыр мескенкәйләрем. Хәзер кул көче кимеде. Сыерны да бик сирәк кул белән савабыз, - ди ул.
Узган ел 37 тана өйрәткән Әнисә апа. Хәзер таналары 20 литрга якын сөт бирәләр.
- Сөтлебикәләрем бик әйбәт, тавыштан таныйлар. Әнә, саварга чиратка тезелгәннәр хәтта, - ди ул сыерларга ишарәләп.
Хәзер кигәвеннәрнең котырган чагы. Әмма җәйләүдә сыерларга бәйләнгән бер генә кигәвен дә күрмәдек.
- Сыерларны кигәвен бимазаламасын өчен "душ" кертәләр, махсус препарат белән эшкәртәләр. Кигәвен тешли башласа, сөтнең кимүен көт тә тор, - ди Әнисә апа.
Аның улы Хәмзә дә көтү көткән, кышын ат белән малларга азык ташыган. Ире Рифат та - һәр җәйне көтүдә.
- Хәмзәне шәһәргә китәргә күндердем. Безнең гомер фермада узды, балалар шәһәрдә яшәсеннәр, - ди ул.
Ижауда, Башкортостанда яшәгән Исәнбай кызы Сәрия СӘЕТГӘРӘЕВА сыер савучы булырмын дип һич тә уйламагандыр. Моннан тугыз ел элек билгеле сәбәпләр аркасында авылга кайткан Сәриягә дә фермага эшкә урнашырга туры килә.
- 45 яшемә җитеп кулга аппарат тотып караганым юк иде. Тормыш өйрәтә икән ул. Башта иптәшләремнән калышмыйм дип тиз-тиз эшләп хәлләрдән тая идем, хәзер өйрәндем инде, - ди ул.
Пенсиягә чыгарга бер генә ел калган Сәрия апага. Әле аның ялга китәргә исәбе юк. "Сәламәтлек бирсен Ходай", ди ул.
Фәзилә ГАЗИЗОВА - моннан 17 ел элек эшкә килгәндә иң яше булган, 36га җитсә дә хәзер дә иң яше ул. Чөнки яшьләр фермага килергә атлыгып тормыйлар. Фәзилә мәктәптә укыганда ук аерым группа туплап сыер сава башлый. Иң күп сөт савучы буларак елның-елында район Сабан туенда сәхнә түрендә җитәкчеләр кулыннан бүләк ала, ике тапкыр Казанда "Уңыш" бәйрәмендә катнашкан.
- Җитәкчеләребез эшләгән кешенең хезмәтен күрә беләләр. Алты гына бөртек сыер савучы калдык бит без хәзер. Бер гаилә кебек дус, тату эшлибез, - ди Фәзилә.
Әнә, 15әр литрлы чиләкләрен күтәреп сөтне тапшырырга илтәләр сыер савучылар. Аларны үзе дә күп еллар сыер сауган, хәзер сөт җыючы Раушания Әскәрова кабул итә.
Җәйләүгә чыккач 46 сыер бозаулаган. Сыерларның исән-имин бозаулавында технолог Фәйрүзә Хаҗиеваның да тырышлыгы бик зур. Яңа туган бозауларны ун көн сыер савучылар караганнан соң, аларны Нурия Мусина кулына тапшыралар. Бәләкәчләрне өч ай ачык һавада тәрбияләнгәннән соң фермага кайтаралар.
- Унлап кеше менә шулай 300ләп баш мал өчен җавап бирә, - ди Фәйрүзә ханым.
...Иртәнге сәгать сигез. Тирә-юнь тынып калды. Ара-тирә сыерларның мөгрәп куйганы, савымчыларның аппарат, чиләк юган тавышлары гына ишетелә. Иртәнге савым тәмам. Менә чыбыркы шартлаткан тавыш ишетелде. Көтүчеләр Рифат, Фердинанд Хәкимовлар, Фәрит Сундуков, Зөлфәт Әхмәдиев сыерларны куып көтүлек җиренә алып киттеләр. Ә сыер савучылар янә машинага җәһәт кенә төялеп өйләренә таба юл тоттылар. Нәкъ алты сәгатьтән алар янә җәйләүгә килеп өр-яңа баштан эшкә тотыначаклар. Ходай җиңеллекләр бирсен бу ару-талу, алҗуны белмәс авыл апайларына!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев