Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исәнбайда бакча буйлап сәяхәт яки тегермәнче биләмәсен кем саклый

Күп еллар Исәнбай мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач бакча эшенә чумган Гүзәлия ханым СУНДУКОВА һәр җәйне кунакка дәшә мине. Бу юлы нинди могҗиза уйлап чыгардылар, нәрсә белән гаҗәпләндерерләр икән инде дигән уйлар белән Гүзәлия апа һәм Минзаһит абый (авылда аны Миша дип йөртәләр) яшәгән йортка юл тоттым. Шау...

Күп еллар Исәнбай мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач бакча эшенә чумган Гүзәлия ханым СУНДУКОВА һәр җәйне кунакка дәшә мине.

Бу юлы нинди могҗиза уйлап чыгардылар, нәрсә белән гаҗәпләндерерләр икән инде дигән уйлар белән Гүзәлия апа һәм Минзаһит абый (авылда аны Миша дип йөртәләр) яшәгән йортка юл тоттым. Шау чәчәктә утырган алмагачларның ник бер яфрагы күренсен?! Ә капканы ачып керүгә мондагы матурлыктан тел шартлатып куйдым хәтта.

КОЕНЫҢ ЧИЛӘГЕ НИДӘН ЯСАЛГАН?

Хуҗалар бакча эшенә әле җир өстендә ап-ак кар ятканда ук керешәләр. Быел Минзаһит абыйга эшеннән 3,5 ай түләүсез ял биргәннәр дә, алтын куллы оста бөтен фантазиясен тегермәнче биләмәсен ясауга җиккән. Менә монысы тегермән. Аның пропеллеры мотор ярдәмендә зыр-зыр әйләнә... Әнә, җигелгән ат арбасында кечкенә капчыкларга тутырылган оннар... Янәшәдә генә тегермәнченең өе. Аны усал этләр һәм каравылчы саклый. Элек ачлык вакытларында тегермәнче авылда хәллеләр рәтендә саналган. Тамагы тук, өсте бөтен булган аның. Бу биләмәгә карасаң да тегермәнченең мул тормышта яшәгәнлеге күренеп тора.

- Ә бу бертөсле нечкә бүрәнәләрне каян алуым белән кызыксынасыңмы? - дип минем сораулы күз карашымны аңлап алды Минзаһит абый. - Урманнан бертөслерәк агачлар эзләп күпме вакыт уздырганымны үзем генә беләм. Әмма тырышкан морадына җиткән, диләр бит. Мин дә сайлап иң матурларын гына кистем, - ди ул.

Күрегезче, тегермәнче картка су алу өчен кое да бар икән бит. Бурап куелган, чиләге асылган, коесындагы мичкәдә суы да бар. Ә менә чиләге нидән ясалган икән дип кулга тотып карадым. Куертылган сөт банкасын утын чырасы белән төреп алганнар. Вәт, матур, ичмасам!

Ә бу хикмәтле биләмәне ясауның серен дә чиште йорт хуҗасы.

- Телевизордан бакчачыларга багышланган "Азбука огородника", "Загород", "Стиль сада" тапшыруларын яратып карыйбыз. Анда ташларга әзерләнеп куелган әйберләрдән дә әллә нинди матурлыклар тудыралар. Без дә үзебезгә ошаганнарын истә калдырырга тырышабыз, - ди Минзаһит абый.

ГНОМИКЛАР КУНАККА КИЛГӘН

Ә менә бу территориягә гномиклар хуҗа. Себерке һәм тракторның һава чистарткычыннан ясалган өйләрдә берсеннән-берсе кечкенә гномиклар яши. Алар янына кунакка тиен дә килгән, әнә. Пластмасс савытлардан ясалган опята, чебен гөмбәләре дә бакчага үзгә бер өстиләр. Коңгызлар, чәчәкләр белән бизәлгән читәннең матурлыгын күрегезче!

- Колорадо һәм камканы (бабка коробка) каскадан ясадым. Әнә, камка дошманына ничек усал итеп карап тора, - ди Гүзәлия ханым. - Каскаларны Казаннан тикле алып кайттым. Кайда ташланган әйбер күрәбез, шуны алып кайтабыз. Шулардан әллә нинди матурлыкларла тудырабыз, - ди Гүзәлия ханым.

Әнә бит, тузган балалар коляскасының күненнән чәчәкләр барлыкка килгән, аларның үзәген пластинкалар тәшкил итә. Поликарбонаттан эшләнгән беседканың бер ягын дисктан ясалган виноград тәлгәше бизи. Шунда ук тулышкан арыш башагы да урын адган. Ә бакчада кызу эштән соң биредә чәй эчүе ничек күңелле! Махсус урында шашлык кыздырырга, чәй кайнатырга була. Чәй өстәлен кер юу машинасының "отжим"ыннан ясалган фонарь яктырта.

КҮЛ БУЕНА КИЛСӘҢ ИДЕ

Бакчаның нәкъ уртасында зәңгәр "күл" җәйрәп ята. Аның бөтен ягыннан су сиптерә. Ә күл уртасында аккош, үрдәкләр йөзә. Хәтта тере балык та бар биредә. "Күл"нең тирә-ягын камышлар, төрле чәчәкләр урап алган. Бу матурлыкны агач башыннан маймыл күзәтә. Әнә, ап-акка буялган ташлар өстендә атучы фонтанга карап та матур хыялларга бирелүеңне сизми каласың.

- Бу - безнең иң яраткан урын. Шушы "күл" буена утырып су кошларының җил уңаена акрын гына йөзгәннәрен күзәтү бик рәхәт, - ди Гүзәлия апа.

- Бөтен эшне Миша белән бергәләп башкарабыз. Ул - балта остасы да, электрик та. Үзем генә булсам, бу кадәр зур бакчаны тәртиптә тотып булмас иде, - ди Гүзәлия апа.

Йорт хуҗасының алтын куллары ясаган балалар мәйданчыгына юл тотабыз.

БАЛАЛАРГА ДА УРЫН ҖИТӘ

Казаннан кайтучы оныкларга мәйданчык инде әзер. Комлыкта уенчыклары, әйләнергә карусель, атынгыч көтә аларны. Малайлар әби-бабалары ясаган поездны да үз итәрләр. Әнә, җил юнәлешен күрсәтүче самолет та күккә күтәрелеп бара.

- Җәй көне бу бакча бала-чага чыр-чуыннан гөрләп тора. Рәхәтләнеп уйныйлар да, аннан суга чумалар. Бакчадагы җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйлыйм үзләрен, - ди Гүзәлия апа.

ЯШЕЛЧӘЛӘР ШАУЛАП ҮСӘ

Теплицадагы кыярларны ашый башлаганнарына бер айлап бар икән инде. Борыч-помидорларны шушы көннәрдә ачык грунтка күчерә башлаганнар.

- Игътибар итсәгез, мин бөтен яшелчәнең аскы яфракларын өзәм. Шулай иткәндә алар тагын да тармакланып, юан булып үсәләр, уңышны да мул бирәләр, - ди хуҗабикә.

Бакчасында үсүче виктория, кура җиләкләре, виноград, декоратив агачлар, 40тан артык чәчәк орлыкларын - барысын да Мәскәүдән почта аша кайтарткан.

- Ел саен 4-5 мең сумлык орлык кайтартам. Безнең як климатына чыдам абрикос та утыртып карадык әле, - ди Гүзәлия апа.

...Бакча буйлап бик озак сәяхәт иттек без. Виктория арасына ни өчен сарымсак утыртуы белән дә кызыксындым. Анысы җиләк төрле чирләргә бирешмәсен өчен утыртыла икән. Бакчадагы урынны экономияләү өчен редисны да җиләк арасына чәчкәннәр.

- Бөтен нәрсә су ярата. Җәен яшелчәләргә суны жәлләми сибәргә кирәк, - ди Гүзәлия апа.

Аннан без аның белән беседкада шомырт, карлыган яфраклары салынган хуш исле чәй эчтек. Табын артында әле тормышка ашырачак тагын бик күп матур хыяллар белән уртаклаштылар хуҗалар...

Миләүшә Ягъфәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев